Артур Салихов сатучы булып эшкә кергән…
Җырчы Артур Салихов кибеткә эшкә керүе турында виртуаль дусларына хәбәр иткән.
«Кайчандыр бик күптән мин әлеге фотоны шаярып кына сториска куйган идем. Күрәсең, һәр шаяртуның өлешчә үз дөреслеге бар. Кибеттә күрешкәнчегә кадәр! Сатучы-консультант сезнең ихтыярыгызда!» — дип смайликлар белән көлеп язган социаль челтәрдә Артур.
Уенын-чынын бергә кушса да, монда дөрслек бар бугай. Шаккатырга кирәкми дә, миңа калса. Эшнең ертыгы юк. Хәзер күпчелек җырчылар, иҗаттан тыш, тагын нинди дә булса өлкәдә хезмәт куялар, кәсеп итәләр. Башкача мөмкин дә түгел. Өч бала әтисенә дә тормыш алып барырга, гаиләсен ашатырга кирәк…