news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артур Салихов хатынына: «Сиңа караганда яхшыракны табармын дип уйладым»

Җырчы тормыш иптәшенә инстаграм аша мөрәҗәгать иткән. 

news_top
Артур Салихов хатынына: «Сиңа караганда яхшыракны табармын дип уйладым»
https://www.instagram.com/artursalikhovlive/

Җырчы Артур Салихов инстагарам челтәренә хатыны белән төшкән фотографияне урнаштырган һәм үзенең аны хаксызга рәнҗетүе турында язган. «Мин ничә тапкыр без бергә булырга тиеш түгел, безгә аерылышырга кирәк, син мине аңламыйсың, син миңа каршы, сиңа караганда яхшыракны табармын әле, синең белән яшәп, ялгышам, дип уйладым. Күпме күңелне рәнҗетә торган, кирәкмәгән сүз әйтелгән… Ләкин шушы секундта мин үземнең хаксыз булуымны аңлыйм… Мин ничек ялгышканмын… Мин сине бик нык яратам… Синең минем белән булуыңа рәхмәтлемен…» — дигән ул. 

Инстачылар Артур Салиховка хатынының бик күркәм булуы турында комментарийлар калдырганнар. «Матур хатын. Үзенә игътибар таләп итәчәк», «Яши башлаган вакытта андый аңлашылмаучанлыклар булгалый инде ул», «Бер-берегезне кадерләгез һәм саклагыз», — дип яза алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар