Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Салихов: «Бурычлар, кредитлар, өч бала...»

Җырчы үзенең сәхнәдән югалып торуының сәбәпләре турында сөйләгән. Финанс проблемалары Артурны үзен башка юнәлештә эзләп карарга мәҗбүр иткән. Артист хәтта таксига эшкә урнашмакчы булган.

news_top_970_100
Артур Салихов: «Бурычлар, кредитлар, өч бала...»
https://www.instagram.com/artursalikhovlive/

Яшь җырчы Артур Салихов соңгы вакытта сәхнәдән читләште. Концертлар белән йөргәне күзгә чалынмый, башкалар кебек социаль челтәрләрдә дә утырмый. Җырчы югалып алуының сәбәпләре турында инстаграмда сөйләгән.

«Узган ел мин һөнәри ару дигән төшенчә белән очраштым. Җырлыйсым, иҗат белән шөгыльләнәсем, аеруча алып баручы булып эшлисем килмәде.

Сәбәпләре бик гади: бу минем финанс белән бәйле проблемаларым — бурычлар, кредитлар, өч балам үсеп килүе. Ниндидер үсеш булмады, иҗатым кемгә хаҗәт соң дигән фикер белән яңа җырлар яздырудан туктадым.

«Бу минеке түгел һәм бүтән эстрадага кире кайтмаячакмын», - дигән уй тынгы бирмәде.

Маркетинг, криптовалюталар, бизнесны өйрәндем. Соңыннан эшләргә, аннан таксига урнашырга уйладым.

Әмма!

Бер генә яшибез, минем бу өлкәгә күпме хезмәтем кергән. Сәнгатьтә хыялларыңны тормышка ашыру бик җиңел.

Кайвакыт мин нинди көчсез дип уйлап куям. Шул ук вакытта үземнең сынмаячагымны аңлыйм.

Шуларның кайсын сайлыйсың — тормышың шулай барачак. Мин икенчесен сайладым. Шуңа күрә киләсе атнада яңа җыр, яңа видеолар булачак. Мине сызып ташларга иртә әле. Җыр белән алга!» — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100