«Казан егетләре»нең беренче составы солисты Артур Минһаҗев «яшьләрски» җыр яздырган. Мәхәббәт турындагы җыр «Яратып үп кенә» дип атала.
«Хисләр җанымда булган чагында,
Бәхеткә тулып атар таңы да.
Ачылыр күкләр, исәрләр җилләр,
Сокланмас безгә кемнәр?
Яратып үп кенә, яратып кил генә,
Матур сүзләреңне яратып әйт кенә!
Яратып үп кенә, яратып кил генә,
Янып, мәхәббәттән «сөям» дип әйт кенә...»