«Казан егетләре» төркеменең беренче солистларының берсе булган Артур Минһаҗев белән автор-башкаручы Гүзәлия дуэт яздырган. Яңа җыр «Бәхет тамчысы» дип атала.
«Дуэт җырлар төрле-төрле була. Бар уйландыра, моңландыра торганнары, биетә торганнары, hәм бар өйдәге hава торышын үзгәртә торганы. Бу дуэтның шифасы нәкь шундый. Өегез якты нурга күмелсен, ә тып-тып тамган яңгыр тамчылары бәхет билгесе булып, күңел тәрәзәләрегезгә шакысын!» – дип язган Гүзәлия.
«Бәхет тамчысы» җыры музыкаль мәйданнарда чыкты.