Артур Минһаҗев: «Хатыныма, фильмдагы кебек, бер күрүдә гашыйк булдым»
«Сәйдәш» мәдәният үзәге җитәкчесе, татар эстрадасы җырчысы Артур Минһаҗев #айдадомой онлайн концертында җырлады. Җырлап алган арада ул хатыны белән ничек танышканы, көнен нинди ризыксыз күз алдына китерә алмавы турында сөйләде.

«Хатыным Луиза белән 1996 елда таныштым. Мәдәният институтына кердем, шунда таныштык. Нәкъ фильмдагы кебек, күзләребез белән бер-беребезне таптык, эчке тавышым «бу — ул», диде. Исеме дә бик ошады. Мин аны яратам, хөрмәт итәм. Ул да шулай ук музыка белгече, «Нурлай» ансамбле белән эшли, тиздән бергә торуыбызга 25 ел була, Алла теләсә. Иң мөһиме — гомергә бергә булуыбызны телим.
Ризыкка килгәндә, мин аш пешерә беләм, ашсыз тора алмыйм. Аш ашап алмасам, көнем уңмый. Менә инде күп еллар дәвамында оста итеп хатыным пешерә. Хәзер мин 97 кг авырлыкта.
Гаиләм, балаларым, туган нигеземнән илһам алам. Татар эстрадасына килсәк, мин барысына да яхшы мөнәсәбәттә, чөнки һәммәсе дә зур хезмәт башкара. Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева белән дуэт яздырыр идем, планда бар.
Җәмәгать, карантинга инде бар кеше дә ияләшеп бетте. Барысын да төгәл үтәп барабыз. Якыннарыгызны, туганнарыгызны, иң мөһиме, үзегезне сакларга кирәк», — дип сөйләде Артур Минһаҗев.