Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лия Шәмсина бәбиен кайда табачагын сөйләгән

news_top_970_100
Лия Шәмсина бәбиен кайда табачагын сөйләгән
социаль челтәрләр

Танылган саксофончы, музыкант Артур Mаузер һәм җырчы Лия Шәмсиналарның тиздән әти-әни булачагы хакында хәбәр иткән идек. «Шәһри Чаллы» газетасы яшьләрне бу вакыйга белән котлап, бәбине кайда табачакларын белешкән.

«Лиянең бәби көтүен ел башында белдек. Билгеле инде, икебез дә бик сөендек. Мондый җаваплы адымга төптән уйламыйча гына барып булмый. Рухи яктан да, матди яктан да әзер булырга кирәк. Белгәнегезчә, 2020 елда гаилә корып җибәргәч тә без Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алдык. 2021 елда туган якларыбызга кайтып, үз эшебезне башларга карар кылдык, яңа кафе ачып җибәрдек. Шөкер, хәзер инде бар да җайга салынды, тотрыклыланды, төпле нигезебез булды. Әти-әни булырга да тулысынча әзербез.

Аллаһ насыйп итсә, сабыебыз Казанда дөньяга килер дип ният итәбез. Без Татарстаныбызны бик яратабыз, читкә китәсе килми», – дигән яшьләр.

Сабыйларының нинди җенестән булуын һәм нинди исем сайлауларын яшь пар әлегә сер итеп калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100