Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур-Марат дуэты – “Чыгарсыңмы каршы алырга” җырын башкара

Дамир Гарифуллин сүзләренә Валерий Әхмәтшин язган "Чыгарсыңмы каршы алырга" җырын "Артур-Марат дуэты җырлый.

news_top_970_100
Артур-Марат дуэты – “Чыгарсыңмы каршы алырга” җырын башкара

"Чыгарсыңмы каршы алырга?"
Дамир Гарифуллин шигыре, Валерий Әхмәтшин көе.


Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100