news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артур Исламов «Ты неси меня, река» җырын татарча җырлый: «Алып кит мине, елга...»

news_top
Артур Исламов  «Ты неси меня, река» җырын татарча җырлый: «Алып кит мине, елга...»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар сәхнәсендәге иң универсаль җырчы, операны да, рокны да, эстрада җырларын да оста башкаруы белән танылган һәм дөньякүләм сәхнәдә дә танылып килгән Артур Исламов «Любэ» төркеменең танылган «Ты неси меня, река» җырын татарча башкарган.

«Бәрхет тавышлы чибәр», «Чын татар егете. Табигый матурлык һәм табигатьтән бирелгән талант», – дип сокланганнар видеоны караучылар.

«Алып кит мине, елга,

Туып үскән якларга.

Сөйгәнем минем анда,

Ә күзләре чем кара.

Ул салкын төн кебек,

Ул тиз елга кебек.

Ялгыз айдай төнге күктә

Бары мине һаман көтә...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар