Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Исламов: «Халкыбызның җырлары мәҗлес җыры булып кына калмасын иде»

Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов белән Эльза Заяри Казанда концерт куйдылар.

news_top_970_100
Артур Исламов: «Халкыбызның җырлары мәҗлес җыры булып кына калмасын иде»
Салават Камалетдинов

Артур Исламов белән Эльза Заяри тамаша дәвамында төрле авторларның җырларын да, классик композицияләрен дә башкарды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, скрипкачы Динә Закирова, композитор Эльмир Низамов һәм башкалар бар иде.

Соңгы вакытта Артурның «Татар, алга» җыры танылып китте. Артур сүзләренчә, бу җыр бөек халкыбызга багышлап язылган җырларның берсе. «Бу җырны язганда, горурландым», — ди җырчы. Сүзләр авторы — Булат Ибраһим.

Артур тумышы белән Актаныштан. Җырчы: «Үзеңнең Актаныштан булуыңны әйткәч: „Кайда соң ул?“ — дип сорыйлар. Еракта урнашкан. Кечкенә чакта Казанга „пазик“ автобусы белән 9-10 сәгать бара идек», — дип искә алды ул. Артурның әтисе дә, әнисе дә җырчылар. Алар «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәннәр икән. Исламовларның өйләрендә һәрвакыт татар моңы яңгыраган. «Кечкенәдән җыр сәнгатенә мәхәббәт уянган», — ди Артур.

Концерт дәвамында Артурның әйткән бер фикерен ассызыклап үтәсем килә. «Кызганыч, бездә гел сыйфатлы гына җырлар ишетелеп тормый. Минем теләгем: бөек халкыбызның җырлары мәҗлес җыры булып кына калмасын иде. Халыкның җанлы җыр сәнгате булырга тиеш. Без кулыбыздан килгәнчә көч куябыз», — диде Артур. Шулай ук җырчы фикеренчә, без бергә булсак кына бөтен афәтләрне җиңә алабыз.

Концертны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «YouTube» каналында карый аласыз. Шулай ук концерттан фотолар белән дә танышыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100