Татар сәхнәсендәге иң универсаль җырчы Артур Исламов Фирдүс Тямаевның «Әйдә, сайра сандугач» җырын башкара.
«Әйдәгез, Фирдүс Тямаевның иң дәртле җырын мәхәббәт турында баллада итеп кабул итеп карыйк», – ди ул.
«Супер», – дип бәя биргән җыр «хуҗасы» Фирдүс Тямаев, үз иҗат җимешенең яңача яңгыраш алуын хуплап.
«Бөтенләй башка җыр булган һәм аны башкарырга кирәк»;
«Искитмәле. Афәрин!»;
«Татар җырлары күңелгә үтеп керә. Афәрин!;
«Сезнең башкаруда барысы да «ут» кебек»;
«Җырны бөтенләй икенче яклап ачкансыз», – кебек комментарийлар калдырган тыңлаучылар.