Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Исламов беренче гитарасын искә ала: "Әлбәттә, ул ярык иде"

Артур Исламов беренче гитарасын искә ала: "Әлбәттә, ул ярык иде"

news_top_970_100
Артур Исламов беренче гитарасын искә ала: "Әлбәттә, ул ярык иде"
Татар сәхнәсендәге иң универсаль җырчы, операны да, рокны да, эстрада җырларын да оста башкаруы белән танылган һәм дөньякүләм сәхнәдә дә танылып килгән Артур Исламов беренче гитарасын искә төшергән.

Артур үзенең "Алканат" рок-төркемендә иҗат иткән чактагы фотосын инстаграмга куйган һәм менә мондый тасвирлама язган:

Сәләм дусларым! Ватык гитара.

Гитарада уйнарга шундый өйрәнәсем килде. Унике яшьләр булгандыр. Беренче гитарамны, җингәемнең туганының, курше авылдагы абыйсының балдызыннан әзләп таптым. Ул, әлбәттә, ярык, җиде кыллыдан алты кыллыга әйләнгән, Рембо рәсеме беркетелгән, кыллары озелеп, "Зинһар, мине яндырыгыз гына, башка уйный алмыйм" дигән сыман гитара иде. 

Әмма уйнарга өйрәну хисе барсыннан да өстен булды. ПВА клейы белән сыртын ябыштырып, плоскогубцы белән кылларын тарттырып, грифына такта кисәге кыстырып, беренче, бердәнбер белгән Am аккордына бармакларымны тездем. 

Ул җәйне гитара кулымнан тошмәде. Әлбәттә, Цой, ДДТ җырлары беренчеләрдән булды. 

Шомара бара Илназ (Гәрәев) дустым белән ике гитарага "Ария" җырларын уйный башладык. Тиз дә үтми беренче "Иң гүзәл кызга багышлап" дигән җырыбызны иҗат иттек. Аннан "Салкын яңгырлар", "Алканат", "Хыял" җырлары туды. Иң мөһиме, бу җырлар барысы да әлеге дә баягы минем ямалган "Рембо" төшкән гитарада иҗат ителделәр. Менә шуннан башланып китте "Алканат" тормышы", - дип аңлаткан Артур.

Артур Исламовның данлыклы "Алканат" төркемендә иҗат иткәндә яздырылган җырларның видеоларын тәкъдим итәбез. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100