Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Исламов белән Эльза Заяри 90нчы еллар стилендәге яңа җырларын тәкъдим итте

news_top_970_100
Артур Исламов белән Эльза Заяри 90нчы еллар стилендәге яңа җырларын тәкъдим итте
Фото: Салават Камалетдинов/"Татар-информ"

Татар сәхнәсендәге иң универсаль җырчы Артур Исламов белән хатыны Эльза Заяри «Кайда соң» җырын тәкъдим итте. Алар 90нчы еллар стилендә киенгән. Классик әсәрләрне башкаручы җырчыларны мондый стильдә күрү бераз сәеррәк тә, әмма эксперимент та кирәк дип уйлаганнардыр.

Җырның сүзләрен Гөлүсә Батталова, ә көен Артур Исламов үзе иҗат иткән.

Иҗади парның яңа җырын яратып, «шәп килеп чыккан» дип кабул иткәннәр.

«Сезне сондый образда күрү дә кызыклы. Сез барысын да булдырасыз, сәләтле пар. Ләкин сезнең кебек профессиональ дәрәҗәдә классик әсәрләрне бөтен артистлар да башкара алымый. Шул өстенлегегезне хөрмәтләсеннәр иде», – дип комментарий калдыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100