Кереш сүз, мода белән танышу
Яшүсмер улым белән кибетләрдә йөреп, мин ярты көндә бөтендөнья модасы белән таныштым кебек тоела башлады. Төрле кибетләрдә 15ләп чалбар, дистәгә якын куртка, күпмедер кроссовка киеп каралды... Сатучылар ничек түзәдер әйбер ташып, мин, чираттагы тапкыр ник әтисенең ялын көтмәдем икән дип, үземне үзем ачулана башладым. Кибеттә йөрергә яраткан кешегә аның берние юк ла инде. Ә мин яратмыйм, кибеткә җыенганда ук мин үземә ни кирәген беләм, барам да шуны гына сатып алам. Һәм үзем генә барам, яки ирем белән – чөнки икебез дә бу эшне тиз тотабыз. Берәр дус кызым белән бардым исә, бетте баш, көн шул кибеттә «тозлана». Кирәкме, кирәк түгелме, ни очрый – шуны киеп карый. Бер кибеттән икенчесенә барганда, сатып алган әйбере ошамый башлый, кире илтеп бирәсе килүен әйтә. Эшләгәннән дә болайрак арып кайтып керәсең... Ә монда бит әле улыкаем ни кирәген дә белми. «Слоуч», «банан» джинсы кирәк, тик алар, кигәч, никтер ул теләгәнчә утырмый. 2-3 размерга зуррак киемнән аны ничек таләп итеп буладыр?!
Аларга киенү буенча ниндидер киңәш бирүдән мәгънә юк, мин үгетләп алдыртам икән, ул кием шул шкафта урын гына алып ятачак. Яшүсмерләрнең кап-кара яки ап-ак кием сайлавы, матур буй-сынын күрсәтмичә, капчык сыман 2-3 размерга зур кием кию кебек моданың кайбер үзенчәлекләре белән килешеп бетмәсәм дә, соңгы сәгатьләрдә миңа барыбер иде инде. Иң мөһиме, алсын гына – иртәгә дә барасы булмасын иде. Шулай да сатучы белән бергә үгетләп, кара урынына бер «молочный» төстәге джемпер алдырта алуыма күңелем бераз тантана да итеп куйды.
Арып-талып, кирәкленең яртысын да алмыйча кайтып кердек. Без бала чакта яңа алган киемне әтигә киеп күрсәтә идек, ул я ошата, я ошатмый. Үзенә күрә тотылган акчага берәр хисап кебек тә булгандыр инде ул... Шундый традиция иде... Киемне әни белән алабыз, әтигә киеп күрсәтәбез. Бездә дә шулайрак, әтисе белән барсалар, ул «әниегезгә киеп күрсәтегез» ди, минем белән алсалар, мин «әтиегезгә киеп күрсәтегез» дип әйтәм.
Әтисе:
– Бу чалбар җылымы? Балагы кыска кебек тоела. Бу куртка белән кыш салкын булмыймы соң? Бу ботинкаларның бавы бәйләп куярга җитмимени?
«Әтисе, син нәрсә инде? Әллә бездә элеккеге салкын кыш бармы ул? Нинди җылы? Бу хәзер мөһим түгел. Иң мөһиме – мода, үзләренә матур һәм яраткан кара төстә. Ул озын чалбар алудан ни мәгънә соң, ап-ак оекбаш (шәрә аяк балтыры булмаса, рәхмәт) күренеп тормагач. Кроссовкиның хәзер бавын бәйләмиләр бит инде, баш-башлары ике яктагы тишекләрдә тырпаеп кына тора. Былтыр алган куртка озын иде бит инде, хәзер андыйны кимиләр», – дип, үземне тыныч тотарга тырышып, аны мода белән таныштырам. Әтисе белән тулысынча килешсәм дә, көне буе сайлаган киемнәрне тәнкыйтьләргә бирәсем һәм улыбызның кәефен төшерәсем килми бит инде.
«Ә-ә-ә, шулаймыни хәзер», – дип, аңлагандай итте әтисе. Тик берничә көннән ул кабат «бу чалбар кыска бит инде» дип әйтәчәк.
Кибеттә «калган» нерв күзәнәкләрен торгызу һәм өйдәгеләрнең берәрсенә «шартламас» өчен, нәкъ менә бүгенгә алынган билетларда иде бөтен өмет. Бер сәгатьтә җыендым.
– Әтисе, мин киттем, яме.
– Ярар, дөньяңны онытып йөрмә.
Кызык, әллә нигә бер онытсам ярамас микән...
«Сәйдәш» мәдәният йорты, үзара дус тамашачы...
Соңгы арада Артур Минһаҗев һәм Гүзәлия дуэты популярлашып китте. Аларның «Бәхет тамчысы», «Ялынмам да», «Синеке генә», «Диңгез» җырларын социаль челтәрләрне күзәтеп баручы тамашачылар җылы кабул итте. Һава торышы нинди бит әле бүген…
«Ә тәрәз артында – тып - тып,
Төнге тамчылар.
Бәхет юрап безгә,
Тып-тып тамдылар»…
Автор-башкаручы, композитор, продюсер Гүзәлиянең һәм мәдәният эшлеклесе, җырчы, җырлар авторы, «Казан егетләре» төркеменең экс-солисты, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗевның «Әйтәсе сүзләр» дип исемләнгән концертына килдек. Парковка бар...
Яратам «Сәйдәш» мәдәният үзәген... Иркен фойе, чәй эчәргә нинди генә тәмле ризык юк, бәяләре дә уртача... Өч-дүрт өстәлле урынга җырчыларның иҗатташ дуслары да сыйган, алар да халык белән бергә чәй эчә. Аннары фотозона янына уздык. Дустым белән фотога төшкәнне өлкән яшьтәге пар күзәтеп торды: 70 яшьне вакласа да кияү егете кебек киенгән бабай җәһәт кенә килеп арттагы урындыкны алып куйды, модный күлмәк кигән әби фотога төшерергә тәкъдим итте. Аннары аларны фотога төшердек, әле бабай «тагын кайсы җирдә фотога төшәргә була» дип тә кызыксынды. Шундый матур кешеләр...
Концерт залына кергәнче үк минем кәеф шәп иде инде...
Тамашачылар залы да биек, иркен, урындыклар арасыннан да кешене урыныннан торгызмыйча узарга мөмкин, 10 минуттан аяк киемен дә салып куясы килми, суларга һава да бар, салкынча, рәхәт... Миңа ошый шушы зал, тик җырчылар гына биредә концерт куярга ашыкмый. Мөгаен, бу – залның сыйдырышлылыгына бәйледер, чөнки бирегә 500дән артык тамашачы гына сыя. Ә күп концертлар уза торган «УНИКС» концертлар залы 1000нән артык тамашачыны кабул итә ала. Тик анда берәр сәгать «пешеп» утыргач, чабынасы килә башлый.
Бүген тамашачылар да башка... Биредә бары Гүзәлия белән Артурның дуслары гына җыелган кебек, алар бер-берсен күптән күрмәгән танышлар сыман. Тамашачылар үзара аралашып туя алмый, залның икенче башында бер-берсен күреп алып, кул болгыйлар, аннары йөгереп килеп, озаклап кочаклашалар. Аларның дуслары рәтендә булмасам да, бу атмосфера мине бөтереп алып, аларныкы итте. Кыскасы, Гүзәлия белән Артур күптән күрешмәгән уртак дусларын бер залга җыйган.
Аларның иҗатташ дуслары арасында Винарис, Сөмбел Билалова, Гөлназ Сираева, Айгөл Рәхимова, Эльвира Фазлыева, Эльвира Хамматова, Эльвира Әхмәтова, Марат Мухин бар иде. Концертка бер көн кала караганда, билетлар арткы рәтләргә генә калган иде. Ә концерт кичендә буш урыннар алгы рәтләрдә дә бар иде. Мөгаен, һава торышының кинәт бозылып китүе дә йогынты ясагандыр. Халык өстән яңгыр явып, аяк асты шугалакка әйләнгән кичтә концертка дип чыгарга батырчылык итмәгәндер.
Соңгы арада Гүзәлия белән Артур яңа җырларны берсе артыннан берсен яздырды. Шуларны тыңлап, күңел нәкъ менә аларның концертына барырга теләде. Әллә нинди озын хикәятләр, тамашачыларны шаркылдатып көлдертүче юмор сөйләми торган, аз сүзле, гади концерт карыйсы килде.
Өч сәгатьлек тере тавышлы концерт, ак һәм кара киемнәр...
Концертны Гүзәлиянең «племяннигы» – Мәүлидә һәм Илсур Мортазиннарның улы Роберт белән Ләйсән Ветрова алып барды. Сәхнәдә «Иннуэндо» камера оркестры урын алган. Менә ак-карадан киенгән Артур белән Гүзәлия дә тамашачылар янына чыкты.
Җырчылар өч җыр саен кием алыштырмады, сәхнә киемнәрендә ак һәм кара төскә өстенлек бирелгән. Гүзәлия тамашачылар каршына өч образда чыкса, Артур ике образда чыгыш ясады. Алып баручылар да, оркестр музыкантлары, шулай ук биючеләр дә әле актан, әле карадан киенеп чыкты. Бүгенге күңел халәтем нәкъ шуңа риза иде.
Артур белән Гүзәлиянең дуэтларын тамашачы алкышлап каршы алды, аннары алар сәхнәгә чиратлап чыкты...
Гүзәлия «Рәхмәт, Ходай» җырын башкаргач, чәчәк бирүчеләр чиратка тезелде. Күрәсең, бу җыр күпчелекнең күңелен яулаган.
Гүзәлия заманында «тавыш-гауга» чыгарган «Яныңа агылам» җырын да башкарды. Ул аны Элвин Грей белән җырлаган иде. Бу җыр залны кыздырып җибәрде, тамашачылар арасында торып биючеләр дә булды.
Сәхнәгә Гүзәлиянең апасы Мәүлидә Мортазина да менде, әмма, сүз әйтә башлагач, күңеле тулды, каушады. «Без 10 балалы гаиләдә үстек. Гүзәлия әти-әнинең яраткан кызы булды, әни исән булса, алдагы рәттә утырган булыр иде. Бүген концертка өлкән апа да ерак юлны якынайтып килде. Апа, бас, күрен әле. Гүзәлия белән горурланабыз», – дип сөйләде ул.
Винарис Гүзәлиягә чәчәк бәйләме, ә Артурга «тартмалы күчтәнәч» тапшырды, Сөмбел Билалова Гүзәлиягә зур тартмада татлы ризык бүләк итте.
«Мин ябыкмасын дип куркалар инде», – дип шаяртты Гүзәлия.
«Без балачакта әбиләр «сугыш булмасын» дияләр иде. Нинди сугыш булсын инде, дип уйлый идек. Бүгенге вазгыятьтә дә концертка җыелып килүегез өчен рәхмәт», – дип, Гүзәлия көн кадагына багышланган «Кайт, балам» җырын башкарды.
«Мең кабат уянам сискәнеп,
Тынгысыз төннәрем.
Бер җыям, бер сүтәм, калтырап
Уйларым төргәген.
Син кайтыр юлларга табынам,
Өмет – кыйблам.
Яз кайткан кошлар күк сагынып,
Әйләнеп кайт, балам,
Кайт, балам».
Артур да халык яратып тыңлый торган «Каеннарым», «Җомга» һәм мәхәббәт турындагы җырларын тамашачыга бүләк итте. Аның үзенә генә хас җитез хәрәкәтләре дә шулкадәр якын, килешле иде. Ул сәхнәдән төшеп, тамашачыларны да җырлатты, кул биреп исәнләшеп тә чыгарга тырышты.
Артурга хезмәттәше дә чәчәк бәйләме тапшырды. «Бердәнбер җырлый торган директор. Креатив, энергияле ир-ат! Уңышлар сиңа», – диде ул. Җырчының кызы Диана да сәхнәгә чәчәк белән менде. Бүген чәчәкләр һәм хисле кызларның рәхмәт сүзләре күп булды.
«Бәхет ачкычы» дигән җырны чыгаргач, шалтырата һәм яза башладылар. Рус тамашачылары да, Казахстаннан да. Бу җыр русча да матур булыр иде», – дип әйтеп алды Артур. Гүзәлия белән Артур аны русча да җырлап бирде, тамашачы җылы кабул итте.
Эльвира Әхмәтова сүзләренә, Гүзәлия көенә язылган «Диңгез» дигән яңа җырны концерт башында һәм азагында да башкарды алар.
«Артур, менә синең бер әйберсез каядыр чыгып качасы килгән вакытың буламы?» – дип сорады Гүзәлия.
«Көн саен», – диде Артур, шаярып.
«Менә минем дә, бер әйбер алмыйча, каядыр китәсем килде. Беләсеңме кайчан? Концерт алдыннан», – диде Гүзәлия.
Җырчылар концерт алдыннан нык дулкынланулары турында да әйткән иде. Тамашачы концертны ошатты, алкышлар тынмады, сызгырып хуплаучылар да булды.
Оркестр катнашындагы 3 сәгатьлек тере тавышлы концерт узды да китте. Урамда аяк асты көзге кебек булган. Бозлавык... Мондый һава торышында өйгә исән-сау кайтып җитүе дә зур куаныч. Гүзәлиянең җыры күңелгә килә: «Рәхмәт, Ходай»...
Машинадан төшеп, азрак җәяү атлыйсы килде, ләкин шуып барырга туры килде. Агачларга бәс түгел, ә боз сарылган, һәм алар үзенчә матур...
Рәхмәт, Ходай!