Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арттан килгәнен сизми калды». Үсмер малай нәни сеңлесен чалгы белән чабып үтергән

news_top_970_100

20 сентябрьдә Алтайның Солонешенский районындагы бер авылда фаҗига була. Чалы белән үлән чабып йөргән чакта, 14 яшьлек үсмер 4 яшьлек сеңлесен чаба. Кыз бала «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Чалгы йөзе йөрәк турына тигән. Урынга килгән табиблар үлемен раслады», – ди Бийск Ашыгыч ярдәм медицина станциясе баш табибы Алексей Карнаухов.

Тикшерү эшләре башланган.

«КП» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, яхшы гаилә, Новосибирскидан бирегә бакча йортына килгәннәр. Үсмер малай чалгы белән бакча кырыйларында үләннәрне чаба. Шул чакта сеңлесе арттан килә, малай аны күрми-сизми кала, чалгы белән кизәнә. Һәм ялгыш сеңлесен чаба.

«Минем мондый очрак булды, тик сеңлем исән. Әти авырый иде, кар көрәшергә кирәк булды. Биек койма аша кар ыргытасы иде. Миңа 12 яшь чамасы, сеңлемә 2-3 яшь. Тимер көрәк. Сеңлем йөгереп килде, мин аңламыйча калдым, сеңлемнең битенә көрәк белән бәрдем. Бөтен бите канда иде. «Ашыгыч ярдәм» чакырдылар. Мин курыктым, дус кызыма кереп качтым. Әти-әни мине эзләгән, нидер булган, дип курыккан. Мин бик еладым», – дип искә ала социаль челтәрдә бер кулланучы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100