Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арттан килгән машиналар килеп бәрелә тора»: буранда калган юлчылар хәбәрләр җибәрә

news_top_970_100
«Арттан килгән машиналар килеп бәрелә тора»: буранда калган юлчылар хәбәрләр җибәрә
Видеодан скриншот

Бүген Татарстанда күз ачып булмаслык буран котыра. Шушы буранда юлга чыгарга туры килгәннәргә, юлда калганнарга аеруча кыен.

Мессенджерларда Татарстан юлларында нинди хәлләр икәнен күрсәтә торган аудиохәбәрләр, видеолар йөри. Иң зур юл һәлакәте М7 трассасында – анда дистәләгән йөк машиналары бәрелешкән.

Икенче бер видеода буранның никадәр көчле булуын күреп була. Берничә метр ераклыктан ук берни күренми: ап-ак. Мессенджерларда таралган бер аудиохәбәрдә Казан белән Мамадыш уртасында барлык машиналарны да стоянкага борып җибәрүләре турында хәбәр бар. «Шәһәрдән чыкмагыз», – дип, хәбәр яздырып җибәргән бер юлчы.

Икенче бер аудиохәбәрдә: «Мамадыштан Казанга кадәр булган арада 1 йөк машинасы урталай бөгелгән. Йөк машиналары арасында калдым. Янда, кырыйда, алда, артта – йөк машиналары. Арттан килгән машиналар килеп бәрелә тора. Торган саен күбрәк. Казанга таба чыкмагыз. Монда «хана», бөтенләй. М7 тулысы белән йөк машиналары белән тулган. Кемнәрдер кысылып калды. Монда таба бөтенләй чыкмагыз. Мөмкинлек булса, бөтен сәфәрләрне күчерегез. Һава торышы бик тә начар. Алда барган машинаны да күреп булмый. 1 метрдан да күренми. Барыгызга дә сәламәтлек, тыныч тормыш, иң мөһиме – уңышлар, дуслар», – дигән теләкләр белән хәбәр юллаган икенче бер юлчы.

Ә киләсе видеода ике полосада да бәрелешкән җиңел машиналар төшерелгән. Уртада кысылып калган машиналар күп. Видеога төшерүченең алдында бара торган машина бик начар күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100