Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артка таба бара торган йөк машинасы ике баланы һәм аларның анасын таптаган — видео

Коточкыч мизгелләрне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top_970_100
Артка таба бара торган йөк машинасы ике баланы һәм аларның анасын таптаган — видео
Владимир Васильев

14 июльдә кич белән Төмән шәһәренең Обдорская урамында йөк машинасы коляска этеп бара торган 31 яшьлек хатынны таптаган. Коляскада яшь ярымлык һәм өч яшьлек ике бала булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Артка таба бара торган «Газель» коляскалы хатынны бәрдергән коточкыч мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

Хатынның кече баласы коляскада утыра, өч яшьлек бала коляска баскычына басып бара. Шул чакта аларны арттан «Газель» куып җитә һәм шактый зур тизлектә бәреп тә китә. Хатын-кыз да, коляска да машина астында кала.

Балалар да, әни кеше дә имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. Балаларның берсенең кулы җитди имгәнгән, әни кешенең сөякләре бәрелгән. Бу турыда «Тюменская область сегодня» басмасы ЮХИДИга сылтама белән хәбәр итте.

Машина йөртүче турында әлегә белешмә юк, диелә хәбәрдә.


div style="max-width: 100%; position: relative; width: 100%; height:480px;:">
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100