Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Икесе дә тулысынча пластика икән». Артистларның яшь чактагы фотолары

news_top_970_100
«Икесе дә тулысынча пластика икән». Артистларның яшь чактагы фотолары
социаль челтәрләр

«Барс Рекордс» компаниясе социаль челтәрләрдә артистларның яшь чактагы фотоларын күрсәтте. Бу җырчылар арасында Иркә, Алсу Фазлыева, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Ильмира Нәгыймова, Гөлназ Асаевалар бар. Аларның күбесе элек компания белән актив хезмәттәшлек иткән иде.

«Ничек уйлыйсыз – бу ничәнче елгы фотолар?» – дип сорыйлар алар язылучыларыннан. Дөрес, бу сорауга төгәл генә җавап бирүче булмаган. 2007 еллар дип тә, 2010 түгелме икән, дип тә фаразлаганнар.

Халык бу еллар эчендә артистларның ничек үзгәрүенә дә шаккаткан. Мәсәлән, берәү Иркәне Рузилә Хәйретдинова белән бутаган. «Иркәнең кызы Айсылу үзенең копиясе икән», – дигән фикер дә язып калдырганнар.

Аеруча Илсөя Бәдретдинова белән Ильмира Нәгыймованың бүгенге көндә бөтенләй башка кеше булуларын билгеләп үткәннәр. «Икесе дә тулысынча пластика икән», – диләр алар турында.

Ә сез ничек уйлыйсыз, кайсы артистлар аеруча нык үзгәргән?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2025
    Исемсез
    Курчаклар инде, ник шулай узгэрергэ, ходай ничек яраткан, тыштан курчак,, бер матурлыгын курмим аларнын.
  • 21 февраль 2025
    Исемсез
    Илсөя, Иркә, Уразова бик нык үзгәргәннәр. Нагимова бераз гына үзгәргән. Асаева үзгәрмәгән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100