Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артистларның тынычлыгын алдың» - Илсөя Бәдретдинова юбилей концертына әзерләнә

news_top_970_100
«Артистларның тынычлыгын алдың» - Илсөя Бәдретдинова юбилей концертына әзерләнә
Фото социаль челтәрдән

«Атказанмаган» дип җырлап йөргән Илсөя Бәдретдинова юбилей концертына ныклап әзерләнә. Быел җырчының иҗатына 20 ел була һәм ул инде Татарстанның атказанган җырчысы да булды.

Җырчы социаль челтәрдәге шәхси битенә яңа концертка реклама буларак видео урнаштырган һәм «20 ел инде се...» дип тә язган.

Комментарий язучылар җырчы язып бетермәгән сүзне дә дәвам итеп караган. Аннары шигырь укырга яратучы артист Алмаз Мирзаянов комментариен ярты юлда өзеп, кабат баш ватарга мәҗбүр иткән.

«Кайсы гына артист тынычлап йоклар икән бүген?! Көчле килеп чыккан, вәт ку...» – дип язган да ул. 

«Кычкырып көлеп җибәрдем. Аңлаганнар аңлар...» – дип җавап язган Илсөя.

Алмазның комментариесын һәр кеше үзенчә аңлаган. «Куандырдың димәкче идем», – дип тынычландырырга теләгән ул комментарийны дәвам итүчеләрне.

«Илсөя апа, бомба булачак», «Түземсезлек белән юбилей сезонын көтәбез», «Текә булачак», – дип язган концертка йөрергә яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100