Блогер Олеся Лесная татар эстрадасы артистларының карталарында ничә сум акчалары булуын «тикшергән».
Беренче булып блогерның кармагына Альберт Вәлиуллин «эләккән». Аның картасында 368 меңнән артык акча булуы ачыкланган. Иң күбе картасында 5 миллион сум акча йөртүе турында да билгеле булды.
Продюсер Алмаз Гыйльметдиновның картасында 6 мең сум булуы ачыкланган. «Ләкин 299 мең сумны миңа 2 басуда бирергә мөмкиннәр», – ди ул
– Бу бит кредиттыр? – ди блогер.
Бик күп татар җырларына аранжировка ясаучы Марат Мухин картасында 26 мең сум барлыгын күрсәтте.
– Кая соң синең акчаң? Син бит – «мощный» аранжировщик!
– Тегендә-монда, яртысы өйдә.
– Менә бит тагын бер картаңда 64 мең бар.
Булат Нигъмәтуллин картасында 35 мең сум акчасы булуын күрсәтте, икенче картасында – 400 сум.
– Нормаль бу, әле икенче картадагы акчага ашханәдә ашап була.
– Берсеннән-берсенә күчерергә мөмкин.