Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистларда - Гаилә көне: Рамазановларга печәннән бушаган һәр көн бәйрәм, Данир Сабировның хатыны бүләк өмет итә

Кичә – 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне иде. Көне шулай туры килде, кичә Филармониядә бер төркем артистлар быелгы сезонны ябып, зур концерт бирде. “Татар-информ” хәбәрчесе сәхнә артында артистлардан әлеге көннең әһәмияте турында сорашты.

news_top_970_100
Артистларда - Гаилә көне: Рамазановларга печәннән бушаган һәр көн бәйрәм, Данир Сабировның хатыны бүләк өмет итә

Замирә Рәҗәпова: “Инстаграм”ны ачмасам, “Мәхәббәт һәм тугрылык көне” икәнен белмәс тә идем. Бәйрәмне аны үзең ясыйсың инде. Көн дә бәйрәм ясарга була. Безнең, артистларның бит инде гомергә вакыт җитми. Әгәр дә инде вакыт табып, гаиләң белән паркка барсаң шунда, урманга чыксаң, хәтта төзелеш бара торган бистәгә барып кайтсак та бәйрәм ясарга була. Бәйрәм көне дә игътибар ителмичә үтеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә мин бүгенге көнне аерым бәйрәм дип әйтмәс идем. Бөтен кеше бәйрәм иткәч, мин дә берәр пост язарга уйладым. Идән юып йөри идем, “Әтисе, бүген бәйрәм икән бит” дидем. “Нинди?” ди. “Тугрылык һәм мәхәббәт көне, мин әйтәм”. “Шулаймени?” диде дә килеп маңгаемнан үбеп китте. Бетте-китте бәйрәм. Ул китте эшкә, мин киттем эшкә”.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: “Яңа елны кебек үк көтеп алмыйбыз инде бу бәйрәмне. Шулай да бәйрәм икәнен беләбез"

Зинира: 

- Җәй көне бит эш күп. Бакча, җиләк, печән. Һәм шуның арасында без бу бәйрәмне бәйрәм итәргә тырышабыз.

Ризат: 

- Социаль челтәрләрдә дә дусларыбызны котлыйбыз. Зинирага да “Гаилә көне икән бүген, матур яшик” дип теләкләр теләп алдым. Безнең өчен көн дә гаилә көне. Без гел бергә бит.

Зинира: 

- Алдау булмасын, бүләкләр бирешмибез. Бүген исә кызыбыз белән бергә бәйрәм итәрбез дип торабыз.

Үзләренең чыгышларыннан соң Рамазановлар Айгизәне фри бәрәңгесе һәм сыр соусы белән сыйларга, шулай ук паркларда күңел ачарга дип чапты.

Гүзәл Уразова: “Безнең өчен гаилә бәйрәме ул иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки безгең гаиләбез бик тату, бик ишле, балаларыбыз күп, Аллага шөкер. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәр безнең өчен чын мәгънәсендә бәйрәм. Чөнки бәйрәмнең төрлесе була. Бүгенге көндә Рәсәйдә бик күп бәйрәмнәр бар. Аларның барысын да истә калдырып та булмый, көн дә ниндидер бәйрәм. Әмма ләкин бар мөһим даталар. Шундыйлардан – Балаларны халыкара яклау көне, гаилә бәйрәме, әниләр бәйрәме, Яңа ел. Менә шундый мөһим бәйрәмнәрнең берсе дип, мин гаилә көнен саныйм".

"Иртән котлаштык. Безне дә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз котлады. Балаларыбызны да тәбрикләдк. Әле концерттан соң да бәйрәм дәвам итә”.

Вадим Захаров: “Көн саен ниндидер бәйрәм диләр. Үткәрә башласаң, бөтен бәйрәмне дә үткәрергә кирәк. Дөньякүләм бәйрәм булса да, Гаилә көнен бәйрәм итмибез. Бүләк бирә башласаң да, көн саен бүләк бирерлек хатынга”.

Салават Миңнеханов: “Биш ел элек бу көнне Гүзәлемнең кулын сорарга бардым. Шуның белән истәлекле әлеге дата. Бу көнне хәтерлибез. Әтине искә алабыз бу көнне”.

Данир Сабиров: “Дөресен әйтим, Гаилә көне кайчан икәнен төгәл датасын белмим. Бүгенме ул, иртәгәме? Иптәшем шалтыратып: “Бүген гаилә көне, “Инстаграм”га берәр матур фотосурәт куярга кирәк, куйыйммы?” диде. Куй дидем инде. Безнең, гомумән, гаилә көне көн саен дип әйтсәң була инде. Гел гаилә белән бит. Миләүшәсез мин яши алмыйм. Ул барлаучы да, җыючы да. Гаилә көненә бүләк бирергә кирәк дигән уй тумады, әмма өмет итеп тора инде ул берәр бүләк. 3 июль көнне никах көне булды, 29 август туебызга 10 ел була. Шуңа әзерләнеп йөрибез. Берәр бүләк алырга инде”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100