Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар Яңа елдан ни көтә?

Казан шәһәр филармониясе артистлары Яңа ел турында үзләренең фикерләре белән бүлеште. Нинди бәйрәм ул яңа ел? Бу елда нинди төсләр өстенлек итәргә тиеш? Яңа елны нинди өметләр белән каршы алырга кирәк? Җырчылар шул хакта «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Артистлар Яңа елдан ни көтә?
Владимир Васильев

19 нчы декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәр филармониясе артистлары «Яңа ел солянкасы» концертын уздырды. Тамашачыларны ихлас котлаулар, матур җырлар, күңелле биюләр белән сөендерделәр.

«Ниндидер тылсымлы, могҗизалы нәрсә булыр сыман»

Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева: «Иң яраткан бәйрәмем минем Яңа ел. Кечкенә чагыңда бүләк көтәсең. Ә хәзер бүләк тә көтәсең һәм ниндидер тылсымлы, могҗизалы нәрсә булыр сыман. Шушындый эшләр башкардым дип, бу елга йомгак ясала бит, син аңа нокта куясың. Яхшы һәм якты булсын киләчәгебез дигән өметләр белән киләсе елга аяк басасың.

Яңа елда саулык-сәламәтлек булсын. Иң мөһиме шул хәзер. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, һәрберебезнең сөенеп барыр эше булсын, сөенеп кайтыр өйләребез булсын, якыннарыбыз, туганнарыбыз исән-сау булсыннар, куанып эшләргә, куанып җырларга язсын. Безнең җырларны тыңларга безнең яраткан тамашачыларыбыз булсын.

Мин Яңа елга, бөтен туган-тумачаны җыеп, шулхәтле каты әзерләнәм. Башта бездә утырабыз, аннары башкаларга барабыз. Һәр елны безнең өстәлдә яки үрдәк, яки каз була инде, аннары соң балык, креветка, мидия кебек әйберләр бик күп, чөнки аларны бөтен җирдә куймыйсың. Без зур, бөтен кешегә җитәрлек, өч көн ашарлык итеп «Муравейник» тортын ясыйбыз инде. Ризыкларны уйлыйсың, ниндидер матур тәмле салатлар ясыйсың. Мәсәлән, «Ералаш» салатын мин ел саен ясыйм. Ул бик җайлы да, тәмле дә. Иң азактан, әрәм итмичә, үзем ашап бетерәм инде.

2021 нче ел бөтен кешегә дә авыррак булгандыр дип уйлыйм. Ә үзебезнең җырлы тормышка килгәндә, сольный концерт та куйдым, юбилей концерты да, мондый концертларыбыз төрле регионнарда, үзебезнең якларда да булды. Мин үземә сәнгать ягыннан бишле билгесен куям. Бик күп җырлар өйрәндем, җырлар яздырдым, күп эшләдем.

Ә авырулардан инде без туйдык, арыдык, шуңа күрә Яңа елга бүтән авырмыйбыз дип керик. Кирәкле, натураль ризыкларны гына ашап, ничектер яшисе иде. Короновирус бетәр дип уйлыйбыз инде, күңел бит бары ничектер яхшылыкка өметләнә. Алла бирсә, котылырбыз бу әйберләрдән дип уйлыйсың. Элек бит сугыш вакытлары булган, ул чакларда да кеше ничектер ачлыктан һәм башка сәбәпләр аркасында кырылган, тик барыбер ул бит яшәргә тырышкан. Безгә дә ничектер бу нәрсәдән чыгарга, тырышырга кирәк.

Киләсе елдагы планнарга килгәндә, сәхнә кешесе булгач, беркайчан да тукталасы түгел. Әле безнең яңа проектлар да бар, «Америка шоу программасы» да бар. Минем серне бик чишәсем килми, әмма кемнеңдер образында минем әле җырлыйсым да бар. Барып кына чыксын. Менә шунда кайныйбыз инде без. Яңа ел бәхет, шатлык, сәламәтлек кенә алып килсен».

«Яңа елда һичшиксез зәңгәрсу, фирүзә төсләр булырга тиеш»

Татарстанның халык артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллина: «Юлбарыс елы ул — минем елым. Ә киләсе ел Фәридәнең елы була. Без һәр елны яңа өметләр, шатлыклар белән каршы алабыз. Узган елдагы барлык кайгылар, кичерешләр калсын менә бу елда. Ә киләсе ел бары тик шатлыклар гына алып килсен».

Татарстанның халык артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина: «2021 нче елның иң төп зур вакыйгасы шәхсән безнең дуэт өчен — иҗатыбызга 25 ел тулды, һәм без аны зур итеп «Чулпан» мәдәният үзәгендә уздырып өлгердек. Һаман да шуның дулкынында яшибез. Без инде Алсу белән 30 ел бер-беребезне беләбез. Без, Аллага шөкер, бер-беребезне тоябыз, сизәбез, ничә еллар тату яшибез. Әгәр дә аның ниндидер шикләре булса, мин тыңлыйм, юл бирәм һәм киресенчә ул миңа юл бирә. Бу сирәк сыйфат, мин үземнем Алсуымны бик яратам, мин ансыз бер көн дә яши алмыйм. Безнең аның белән бөтен серләребез уртак. Ул минем тормышта да һәм иҗатта да иң яхшы, чын дустым. Кайчандыр без оешканда, безгә журналистлар Фәридә-Алсу алар бер 5 ел эшләрләр дә, шуның белән бетәрләр, чөнки кызлар арасында дуслык була алмый, менә күрербез дип әйтәләр иде. Без шикләнеп куйдык, ни өчен соң 5 ел? 10 ел узды, 15 ел, 20, 25 ел узды. Матур-матур итеп юбилейлар уздырдык. Әле безнең алга таба да планнар, идеяләр күп. Без әле ого-го!

Ел саен Яңа ел алдыннан мин символик нәрсәләргә игътибар итәм. Быел бит инде су юлбарысының елы. Шуңа күрә Яңа елда һичшиксез зәңгәрсу, зәңгәр, фирүзә төсләр булырга тиеш. Бу өстәлнең бизәлешендә дә, өебездәге чыршыда да чагыла. Мин андый символлларга ышанам. Шуңа күрә минем Яңа ел табынының сервировкасы әзер, уйланган. Мин фирүзә төсендә яңа савытлар, бокаллар алып куйдым. Барыбер үзеңнең эчке дөньяңны яктылыкка, позитив булырга әзерләргә кирәк.

Минемчә, Яңа елда аз күләмдә бик тәмле ризыклар урын алырга тиеш. Без бит инде «сельд под шубой» ларны күп итеп әзерлибез. Минемчә, төрле ашамлыкларны күп итеп аз күләмдә әзерләргә кирәк. Монсын кабып карарга, икенчесен. Мин үзем табынны әзерләргә һәм бизәргә яратам. Бу минем җырдан соң икенче хобби. Мин нәрсә буласын уйлап таптым инде. Яңа ел табыны минем өчен сольный концерт сыман. Үз гаиләңне яңа төрле ризыклар белән гаҗәпләндерергә яратам мин.

Бүгенге көндә кешеләр барыбер киләчәге турында уйлана. Тормыш үзгәрде, элек яшәгән сыман без хәзер инде яши алмабыз. Тик нәрсәгә генә карамастан, бары тик позитив дулкынга, матурлыкка, яхшылыкка гына көйләнергә кирәк. Ә без — иҗади кешеләр, шуңа күрә безнең башкача булу мөмкин дә түгел. Хәтта йөрәктә һәм күңелдә авыр булса да, без сәхнәгә үзебезнең хәсрәтебезне чыгара алмыйбыз. Киләсе елга шатлыклы вакыйгалар күбрәк булсын иде, бер-беребезгә күбрәк игътибар бирсәк, ябылмасак, бер-беребезгә үзебезнең хыялларыбызны, проблемаларыбызны сөйләсәк иде, чөнки бергә без барысын да җиңә алабыз.

Ә Казан шәһәр филармониясе коллективы бүгенге көндә көчле команда, ул көн саен тамашачылар өчен яңалык әзерли. Без барлык кешеләрне дә үзебезнең концертларыбызга, премьераларыбызга чакырып калабыз. Тамашачыларга үз-үзеңә, киләчәккә, матурлыкка ышанырга теләр идем».

Татарстан Республикасының Халык артисты Фердинанд Фәтхи: «Нәрсә дип әйтим, иң мөһиме әйбәт ел булып килсен. Юлбарыс ул усал булса да, кешегә күңелен, җылысын биреп килсә, ул һәрвакытта да усал булмый, әйбәт булачак. Шуңа күрә әйбәт ел булсын дип телим.

2021 нче ел бик матур гына барганда, июнь аенда минем әнием вафат булды, шуңа күрә бу ел минем өчен күңелсезрәк булды. Мин инде 10 ел Яңа елны әнием белән каршылый торган идем. Ул мине гел көтеп тора иде, мин кайтып, өстәлләр әзерләп, ел саен икәү каршы ала идек. Шуңа быел үземә генә булырга туры килер өйдә. Ни өчен? Өйдә ут булмады, өстәл әзерләмәде дип әнием борчылып ятмасын. Шуңа күрә өстәлләр әзерләп, үзем Яңа елны каршы алам дип уйлыйм инде. Мин киләсе Яңа ел куаныч — шатлыклы булсын дип телим. Мондый үлем-җитемнәрне Ходай Тәгалә бирмәсен, барыбызга да шатлык куанычлар белән яшәргә булсын, төпле аягы белән килсен Яңа ел. Короновируска каршы вакциналарны күп эшләтсәк, бу чир бетәр дип уйлыйм. Мин үзем дә авырып алдым аның белән. Бердәм булып тотынсак, чир бетәр дип уйлыйм».

Казан филармония вокалисты Алсу Вәлиуллина: «Дөресен генә әйткәндә, әле яңа ел турында уйлаган да юк, чөнки филармониядә эш тыгыз һәм бик күп. Без яңа постановкалар куйдык, ул «Балачак әкияте» дип атала. Аның премьерасы 23 нче декабрьдә булачак. Шуңа бик каты әзерләнәбез. Өйдә эшләргә вакыт та юк, яңа ел кәефләре, бәйрәмнәре менә шунда эштә үтә инде. Эшкә чумып яткан вакыт әле.

Бу 2021 нче ел якты вакыйгаларга бик бай булды. Бик күп яңа премьералар булды, Башкортстан якларында бик күп йөрдек. Яңа елны гадәттәгечә гаиләм, балаларым белән өйдә каршы алачакмын. Ул, әлбәттә, гаилә бәйрәме»!

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов: «Әлбәттә, адәм баласы һәрвакытта өмет белән яши. Өметсез шайтан, ди. «Яңа елда яңа шатлыклар алып килсен безгә язмышлар», — дип, җырда җырланганча исәнлек-саулык һәм үткән елларда эшләп өлгермәгән эшләр киләсе елларда эшләнер дип өметләнәбез. Менә бу быелгы афәтләр, короновируслар бетәр дип ышанам. Яңа елны, әлбәттә, үземнем гаиләм белән каршы алачакмын.

2021 нче ел әллә ни уңышлар китермәде, ел ахырында гына әнием короновирустан мәрхүмә булып китте. Шуңа күрә киләсе елларда кабатланмасын инде мондый афәтләр дип теләп торабыз. Ә болай ел тигез үтте, эшсез тормадык, үзебезнең филармониябезгә рәхмәт».

«Үгез елында мин һичшиксез үз мәхәббәтемне табып, кияүгә чыгарга тиеш идем…»

Казан филармония вокалисты Сөмбел Билалова: «Кем елы быел? Юлбарыс? Мин белмәгән идем (көлә). Беләсезме, 31е көне турында әле гомумән уйлаган да юк, чөнки менә бу ике атна Яңа елга хәтле шундый тыгыз. Хәтта бүген кызлар белән көлештек. Якшәмбе көн бүген, сәгать 9-10 нарда эштә идек, ярар, мин әйтәм, киләсе елга йокларбыз әле дим. Чыннан да менә йокларга да вакыт юк, 31 ен уйлаган да юк. Барыбер дә инде, әлбәттә, берәр ничек каршы алырбыз. Тәмле әйберләр ашап, туганнар, дуслар белән.

Өмет ел саен бер: исән-сау яшәргә, бәхетле булырга. Минем шәхси тормышка карый торган өметләрем бик зур Юлбарыс елына. Быел бит үгез елы иде. Мин әйтәм — менә бу үгез елында мин «точно» үз мәхәббәтемне табып, кияүгә чыгарга тиеш идем. Тик булмады. Шуңа аны киләсе елга күчерәбез.

Һәрбер хатын-кыз кебек үк, әлбәттә, гаилә корасым, яраткан кешем белән бергә буласым килә. Шулай ук киләсе елга эшкә карата да төрле планнар бар. Алла бирсә, сольный концерт ясарга иде. Хәзер инде шуңа әзерләнәм. Алла бирсә, киләсе ел уңышлы булсын дигән теләктә. 2021 нче елда күбрәк профессиональ яктан эшләр эшләнде, безнең өчен яңалык булган спектакльләр… Тик пандемия барыбер үзенең чикләрен кертте бит. Үгез елында күбрәк эшләдек».

«Мәхәббәт белән пешерсәң, бар ризык та тәмле»

Казан филармония вокалисты Айзат Мәрдән: «Пандемия чорларыннан соң мин якты өметләр, якты фикерләр, куанычлар белән Яңа елга чыгарбыз дип уйлыйм. Халык чын-чынлап арды, чөнки без халык арасында эшлибез, алар арасында йөрибез, яшибез дигәндәй.

Киләчәк безнең бары тик аралашуда. Мин 16 ел Балтач якларында эшләдем. Директор булу сәбәпле, беркайчан да Сабантуй да, Яңа ел да күрмәдем, беренче май да, тугызынчы май да юк. Шуңа күрә быел бөтен чараларны үткәреп, туган якка Актанышка кайтып килү уйда. Һәрчак янып-көеп яшәргә язсын, һәрвакытта да оптимист булырга кирәк кешегә. Кеше спорт белән шөгыльләнсен, җырласын, уйнасын, көлсен, яраткан эше белән шөгыльләнсен, аралашсын һәм, әлбәттә, яратырга кирәк. Хатынны, балаларны, кызларны, дөньяны, тормышны, барысын да. Бөтен хикмәт шунда. Менә шул вакытта тормыш та матур, яшәү дә матур һәм мәгънәле була.

2021 нче елда мин бик күп төбәкләрдә булдым. Германия, Дагыстан, Кавказ яклары, Сахалин, Владивостокта Находка шәһәрендә. Иң мөһиме һәм күңелгә ятышлысы шунсы булды: кайсы төбәккә барма, безнең татарлар яши һәм безнең — чын татар төбәгенә караганда анда чын ихластан яши халык. Безнең чын татарның әби-бабалары, дәвамчылары шунда икән. Алар әз генә башка диалектта, татарча сөйләшәләр. Аларның ризык әзерләүләреннән башлап, сөйләшү, әңгәмә, мөгаләмә, аралашу, традицияләрне саклауларда бу ихласлык чагылып тора. Аның өчен анда барырга һәм күрергә кирәк. Йөреп яшәргә, аралашырга кирәк. Менә шул вакытта күңелле дә була, үзең дә бар яктан үсәсең. Тормышны аралашып үткәрергә кирәк.

Мин үзем бөтен ризыкны да яратам, иң мөһиме мәхәббәт белән пешерелгән булырга тиеш. Яңа ел табынында да шулай булсын. Нинди ризык, пилмәнме ул, бәлешме, пәхләвәме- мәхәббәт белән пешерсәң, барысы да тәмле».

Казан филармония вокалисты Рафаэль Якупов: «Яңа елны ничек каршы аласың инде? Шул оливье салаты, балалар белән чаңгы, чаналарда шуып, якыннар белән матур гына иттереп каршы алырга инде. Теләкләргә килгәндә, һәрбер кешегә саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормышта эшләргә насыйп булсын. Менә мондый авыру очраклары булганда иң мөһиме — саулык-сәламәтлек.

2021 нче елда безнең бик күп проектлар булды, бик каты гына эшләргә туры килде, аларны без җиңеп чыктык. Бик җитди, матур проектларыбыз булу сәбәпле, безнең эшләребез чынга ашты дип әйтергә була. Киләсе елга, Алла бирсә, исән-сау булгач, тумаган тайның билен сындырып яшәп булмый, ничек бар шулай булачак. Киләсе елга хәтле яшәргә һәм яшәргә»!

«Яңа елны берүзем генә каршы алачакмын»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев: »Иң беренчедән, исән-сау булыйк, менә бу чирләр бүтән кабатланмасын иде. Тормышыбызда һәркемдә күңел тынычлыгы булсын. Яңадан-яңа җырлар иҗат итеп, халкыбызны куандырырга язсын! Яңа ел гаилә бәйрәме. Аны гаиләм белән өйдә каршы алачакмын.

2021 нче елда вакыйгалар күп булды. Шатлыгы да, кайгысы да күп булды. Шатлыгына килгәндә, яз аенда Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым. Җәй көне улым, көз көне оныгым туды. Кайгыларга килгәндә, әтиемне югалттым. Әтиебез киткәнгә, бүген бер ай.

Киләсе ел ул минем өчен юбилей елы, шуңа күрә миңа матур гына, зур концерт бирергә иде. Ә Яңа ел табынында, минемчә, хәләл ризыклар булырга тиеш».

Татарстан Республикасының Халык артисты Рөстәм Закиров: «Яңа елны әйбәт өметләр белән, өйдә гаилә белән каршыларга иде. 2021 елда күңелле вакыйгалар күбрәк булды дип әйтер идем, июнь аенда улыбыз армия сафларыннан кайтты, кызыбыз музыка училещесына укырга керде, тормыш иптәшемнең 45 яшьлек юбилее булды. Шушындый күңелле вакыйгалар, Аллага шөкер, күп булды.

Яңа ел табынында элекеге гадәт буенча өстәлдә каз, оливье салаталары булыр. Еш пешермәсәк тә, Яңа елга Люция солянка ашы пешерә, башка ризыклар — мандариннар, әфлисуннар, алмалар».

Татарстанның атказанган артисты Илгиз Зәкиев: «Бу ел минем өчен төрле вакыйгаларга бик бай булды. Киләсе елда мин тагын да күбрәк ачышлар, проектлар, концертлар булыр дигән өметтә. Яңа елны берүзем генә каршы алачакмын, чөнки әти-әниләр еракта.

Ел саен Яңа елны әти-әниләрем, дусларым белән уздыра идем. Быел берүземнең тынычлап кына уздырасым килә. Шундый кәефтер инде, мөгаен.

Ашауга килгәндә, мин барысын да үзем әзерлим, оливье һәм «сельд под шубой», һичшиксез, өстәл табынында булачак».

Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрамов: «Киләсе елны, Алла бирсә, өйдә оныкларым, балаларым белән үткәрәчәкмен. Дөньялар исән-сау булсын иде, барлык иҗатташ дусларыма мин иҗат уңышлары телим. Яңа ел табынында төп ризыклар булып, татар милли ашамлыклары була. Өчпочмак, бәлешебез, чәкчәкләребез. Бар да үзебезнең милләтебезчә булып дип уйлыйм».

«Өй салып чыгасы иде»

Казан филармония вокалисты Рөстәм Насыйбуллин: «Юлбарыс елы — минем әнинең елы. Яңа елга зур планнар белән керәбез. Өй салып чыгасы иде, әлегә бердәнбер план. Балалар уйнап, тәгәрәшеп, рәхәтләнеп үссеннәр өчен зур, иркен өй саласы килә. Быел, Алла бирсә, Яңа елны иҗатташ, гаилә дусларым — Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллиналар белән каршы алачакбыз, алар безгә киләбез дип торалар. Яңа ел табынында каз булачак һәм күп-күп тәмле ризыклар.

2021 елны бик авыр ел димәс идем, минем өчен күңелле ел булды, өченче төпчек улым Әнвәр туды. Шуңа күрә бу ел бик истә калды».

Казан филармония вокалисты Гөлназ Гафурова: «Юлбарысмы, песиме, тычканмы — андый нәрсәләргә исем китми. Ел ахыры безнең өчен алдагы елга нәтиҗәләр ясау һәм икенче елга яңа планнар, максатлар куеп, алга таба матур планнар белән Яңа елга адым ясау.

Яңа елны гаилә белән каршы алабыз. Минем өчен бәйрәм өйдә булып, тынычлыкта, балалар, әти-әниләр белән бергәләп җыелышып, шундый җылы кочакта каршылау. Киләсе елга балалар белән җырлар яздырып, яңа композитрлар белән элемтәдә хезмәттәшлектә торырга иде.Үзебезгә дә Вәли белән яңа җырлар, яңа клиплар башкарып чыгарга язсын.

Җырчылар буларак, безнең балалар җырга тартылмыйлар. Мөхәммәт музыка мәктәбендә фортепианога йөри, кызым биюдә. Балаларыбыз безнең киләчәгебез, аларга безнең үзебездә тупланган тәҗрибәне, тәрбияне без тапшырабыз. Бу елны минем кызым беренче класска укырга керде һәм яратып рәхәтләнеп укып йөри, икенчесе балалар филармониясендә төрле чараларда катнаша. Без шәһәр филармониясендә җырчы артистлар кебек кенә түгел, актерлар булып та ачылабыз. Спектакльләр белән безнең Казан филармониясе яңартылды».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100