news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Артистлар утырган автобус капланып, 14 кеше имгәнгән

Авария мизгелендә автобуста 28 артист һәм ике йөртүче булган.

news_top
Артистлар утырган автобус капланып, 14 кеше имгәнгән
Мәскәү янында артистлар утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

28 июльдә Ижевскидан "Танок" җыр һәм бию халык ансамбле артистлары Мәскәү-Ижевски маршруты буенча автобуста бара торган булган. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус начар һава шартлары аркасында әйләнеп капланган.

Авария мизгелендә автобуста 28 артист һәм ике йөртүче булган. Хәзерге вакытта 14 кеше хастаханәдә дәвалана. Үлүчеләр турында хәбәр юк.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар