Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар кайчан җете кызыл һәм тыйнак була? Сабада "Туплы тамаша" узды

Байлар Сабасында узган “Туплы тамаша” проектында артистларны күрү кызык булды. Сәхнәне генә түгел, футбол мәйданын да шаулатырлык егетләр икән үзләре.

news_top_970_100
Артистлар кайчан җете кызыл һәм тыйнак була? Сабада "Туплы тамаша" узды

“Туплы тамаша” проектының беренче тукталышы Арча районында узган. Икенчесе – 13 август көнне – Сабада. Проект авторы, танылган алып баручы, тамада – Фәнил Вакказов. Ул артистлар командасы туплаган һәм проектка кагылышлы барлык җаваплылыкны үз өстенә алган. 

Оештыручы сүзләренчә, проектның максаты – артистлар, публика кешеләре аша халыкны спортка тарту. Артистлардан күреп, халык та спорт белән шөгыльләнә башласын дигән фикердә ул. Татар эстрадасы артистлары командасы уенчылары – капкачы Адель Җәләлиев, Филүс Каһиров, Риназ Фазлиәхмәтов, Илшат Вакказов, Игорь Дмитриев, Рәдиф Әхмәдиев, Газинур Фәйзуллин, Илнар Ялалов, Илнар Сәйфиев, Фәрит Низамиев, Зөлфәт Зиннуров, Инсаф Бәдретдинов, Венер Сәлимов, Алмаз Шәрифуллин, Фәнил Вакказов.

“Туплы тамаша” гимн тыңлау белән башланды. “Кем белән генә уйнамадык, ләкин артистлар белән үк уйнаган юк иде әле”,– дип сүзен башлады район башлыгы Рәис Миңнеханов. Саба районы командасында – муниципаль хезмәткәрләр. Район башлыгы үзе дә спортны бик ярата, ул көнне дә уеннан калмады. Уенчыларга ул футбол уйнаган киемнәреннән сәхнәгә дә чыгарга тәкъдим итте. Футболка һәм шортыдан! Йолдызларныкы үзләре кебек үк – җете кызыл, җитмәсә, зур хәрефләр белән АРТИСТ дип язылган. Белмәсәгез белегез... 

Җырчыларга район башлыгының тәкъдиме ошады ахрысы, килешкәндәй көлешеп алдылар. Фәнил Вакказов та “лакированный” туфлиләр белән уйнарга уйлаган идек, дип өстәде. Шунысын да әйтергә кирәк, Сабада кыш айларында җитәкчеләр спорт залларында мини-футбол белән шөгыльләнә. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яши Саба халкы.

– Уен башланганчы күп сөйләмим, тизрәк уйныйсы килә, – дигән иде Фәнил Вакказов. Артистлар, чыннан да, уенга ашкынып торды. Мондый состав белән беренче тапкыр уйныйбыз дисәләр дә, кыздырды гына алар. 

Стадионга керешли үк, 77нче номер астында уйнаучы Илнар Сәйфиев күзгә чалынган иде. Уен алдыннан иң күп күнегүләр ясаучы да ул булды. Сикерде дә, йөгерде дә, туп та типте. Рәхәт иде карап торуы. Әмма уенчыбызга күз тиде ахрысы, уен барышында аягын имгәтте. Аксаклап, уеннан чыгып китәргә туры килде үзенә. Тик йөзендә елмаю иде. Чын уенчы шундый булырга тиештер. Кечкенә чакта бик күп көлеп-уйнап йөрсәм, кичкә елый инде бу бала диеп әйтә иде, миңа әни. Илнар Сәйфиевның да шундыйрак хәл. Рәхәтләнеп уйнаган җиреннән кинәт туктады... 

Инсаф Бәдретдиновның бик матур, калын тавышлы җырчы икәнен беләбез. Хәзер опера җырлары да башкара икән. Инсаф уйнаган вакытта Фәнил Вакказов операдырмы, акырудырмы, үзе беләдер, дип шаярып та алды. Инсаф якташ булуы белән дә якын Сабалыларга. Сабаның үзеннән чыккан артистлар өчәү – Фәнил Вакказов, Илшат Вакказов, Зөлфәт Зиннуров. Менә сиңа дүрт җегет. Кайсы як җиңсә дә, Сабалар инде монда дигән фикер яңгырады.

Тагын бер аерым күзәтү ясарлык уенчы – Филүс Каһиров. Футбол белән ике ел элек ныклап шөгыльләнә башлаган. Мәскәүдә артистлар арасында уздырыла торган футбол чемпионатында Татарстан артистлары командасы составында бик матур уен күрсәткән. Хәрәкте, җитезлеге бик матур, осталыгы күренә! 

Карап утыра торгач, әллә ниләр күзгә ташлана. Фәрид Низамиев авырданрак йөгерә кебек, әллә аягы авырта, әллә көннең салкынлыгы үзен сиздергән. Йөзе дә уйчан. “Гафулар ит” дип күптәннән өзгәләнсә дә, матуркае һаман кичермәгән ахрысы. 

Илшат Вакказовның тупка абынып егылуы нәтиҗәсендә Саба командасы бер гол алды. 

“Айфара” солисты Алмаз Шәрифуллин сулагай икән. Сул аяк белән уйнады. Җитмәсә, 13нче август – сулагайлар көне иде. Туры килүен әйт син аның!

Уен кызганнан кыза барды. Сәхнә йолдызлары һәм Саба командалары, комментаторлар ярдәмендә Бразилия, Испания командаларына “әверелде”. Комментатор сүзләренчә, Саба уенчылары Бразилия футболчылары гына уйный торган алымнар куллана икән. Җырчыларны испаниялеләр белән тиңләделәр. Бу фикерләр, әлбәттә, комментаторларныкы. Уенчылар аларны ишетмәде дә, алар үзләренчә татарча футбол кырында туп типте. Артистларга ихтирамыбыз артты, бик яхшы футболчылар икән, ди комментатор. Фәнил Вакказов мактап бетермәскә куша. Артистлар тыйнак иде бу көнне. Иң тыйнаклары җыелган иде ахрысы. “Йолдызланып” йөрүчеләрне әллә мин күрмәдем, әллә чыннан да юк иде. Артистларда, каршы як командага караганда, бердәмлекне күбрәк тойдым. Аз сүз, матур уен күрсәттеләр.

Беренче голны Риназ Фазлиәхмәтов, икенчесен Газинур Фәйзуллин, өченчене Инсаф Бәдретдинов кертте. 

Уен исәбе артистлар файдасына 3:2! Арча узган “Туплы тамаша”да да артистлар 6:3 исәбе белән җиңгәннәр.

Тамаша кылып утыручы халык күп тә, аз да түгел. Уртача. Артистларның футбол уйнаганын күрер өчен күбрәк кеше килер диеп уйлаган идем. Әллә салкын куркыткан. Янымда утырган бер абый, артистлар җиңеп бара дип, телефон аша отчет биреп алды. Өйдәгеләр уен барышы белән шулай гына танышып баргандыр. Җырчылар белән кызыксынучы өйдә калганнар өчен телефон аша туры эфир алып баручылар да күренде. Замана техникасының файдасы инде бу. Әллә зыянымы... Килгән-килгән, җырламый китми инде артист халкы. Халык кичке бәйрәмгә барырга ниятләгәндер. Кичен үзәк мәйданда җыр кичәсе дә оештырдылар.

“Иң яхшы капкачы” – җырчы Адель Җәләлиев, “Иң яхшы сакчы” – Радик Абдулин (Саба командасы), “Иң яхшы сакчы” – җырчы Инсаф Бәдретдинов, “Иң яхшы уенчы” – Марат Ишниязов (Саба командасы). Бүләкләрне “Туплы тамаша”ны оештыручы Фәнилнең туганы, эшмәкәр Илназ Вакказов әзерләгән. Менә бит, булдыра татар егетләре!

Җыр бәйрәмнәрендә гел күрәбез инде сәхнә йолдызларын. Ә “Туплы тамаша”ның мөһимлеген янымда утырган бала аңлатып бирде миңа. Кара, теге артист бит бу ди, сөенеп, туганнарына. Димәк, җырчыларыбызны футбол кырында күрү үзгә, кызыклы күренеш. Менә шушы икән инде ул җырчылар мисалында халыкны спортка тарту.

  • Ләйсән Илнур кызы Мусина – Байлар Сабасында яши. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. 19 яшь. Ләйсән кечкенәдән сәхнәдә чыгышлар ясый. Татар шигъриятен яратуы аны сәхнәгә тарта. Республика күләмендә узган нәфис сүз осталары бәйгеләрендә күп тапкырлар призлы урыннар алган. Җәмгыятьтәге үзгәрешләргә битараф кала алмый Ләйсән. Хискә бай күңеле кайчакларда кулына каләм алырга чакыра. Үзе өчен генә шигырьләр, хикәяләр яза. “Татар кызы-2017” бәйгесендә “Иң сөйкемле кыз” номинациясе җиңүчесе. Хыялы – журналистикада үзен сынап карау. Илһамчысы дип Энҗе Габдуллинаны атый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100