Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артистлар ишетмәгәнне ишеттерә» - Гөлназ Асаеваны дорфалыкта гаепләгәннәр

Гөлназ Асаева Инстаграм битендә яңа фото урнаштырган.

news_top_970_100
«Артистлар ишетмәгәнне ишеттерә» - Гөлназ Асаеваны дорфалыкта гаепләгәннәр
Салават Камалетдинов

«Дуслар, бәйрәм белән! Гүзәл Башкортстаныбызны саклыйк, яклыйк! Безнең горур халкыбыз булганда Башкорстаныбыз чәчәк атар! Яратам, сокланам һәм бик борчылам», — дип язган җырчы.

«Борчылма», — дип киңәш биргән җырчы, композитор Зөфәр Хөйретдинов.

«Борчылмаслык мени, Зөфәр абый!» — дип җавап кайтарган Гөлназ Асаева.

«Ямьсез киенгән инде, әбиләр дә матуррак киенә», — дип тәнкыйтьләгән җырчыны бер инстачы.

«Букбиткәем, азрак китаплар укыштыр, кеше киемен тикшереп ятканчы», — дип җавап биргән җырчы үзе.

«Гөлназ, яшьләрчә киенгәнсең, бик әйбәт! Шулай да тәнкыйтьне күтәрергә өйрән. Һәр кеше үз фикерен яза, сез дулап җавап биреп тә куясыз», «Абау сеңлем, шундый матур кызга начар җаваплар бирү килешми. Гомер барышында һәрчак мактап кына тормаслар, гаепләүләр дә була», «Акчасы беткәндер инде, трассага чыккан бит», «Фашистлар кия торган ботинка кигән», «Фигура шәп», «Бирешмә, Гөлназ», «Артистлар күбесе шулай дорфа җавап бирәләр. Гомер ишетмәгәнне ишетәсең. Берәр ошамаган нәрсә язсаң, маймыл кебек озын битлесе дә ишетмәгәнеңне ишеттерә. Ямьсез артистларга да „матур“ дип язалар. Һәр адымнарын, карабодай белән тавык итен ашаганнарына да реклама ясыйлар. Кемгә кирәк инде ул, ә», — дип аптыраган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100