Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар хәйрия концертына әзерләнә: “Бер тамчы ярдәмебез тисә дә, күңелгә рәхәт”

Бүген Казанның Уникс концертлар залында «Мең рәхмәт» зур хәйрия фестивале узачак. Әлеге чара Казан хосписына һәм инвалид, җырлар авторы Ирек Габдрахмановка ярдәм итү максатыннан оештырыла.

news_top_970_100
Артистлар хәйрия концертына әзерләнә: “Бер тамчы ярдәмебез тисә дә, күңелгә рәхәт”
Концертта Гүзәлия, Фирдүс Тямаев, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Филүс Каһиров, Дилә Нигъмәтуллина, Асылъяр, Гөлдания Хәйруллина, Илназ Гарипов, Ләйлә Дәүләтова, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Гөлнара Габидуллина, Илшат Вәлиев, Нурзадә, Илнар Ялалов, Фәрит Мифтахов, Әсхәт Дөбер-Шатр, Хәким, Нурбәк, Ислам Вәлиев катнаша. Хәйрия концертын Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барачак.

Гөлнара Габидуллина – хәйрия концертларында иң еш катнашучы артист. “Мондый чараларда катнашу – минем миссия, дип уйлыйм. Чөнки бертуган энем урын өстендә ята, Аллаһы Тәгалә аңа савабын бирсен дип телим. Ә инде концерттан җыелган акчалар мохтаҗларга ярдәм итсен иде. “Мең рәхмәт” концертында “Нәрсә булды сиңа, дөнья?” җырын җырлаячакмын”, - диде Гөлнара.

Әсхәт Дөбер-Шатр исә әлеге чарада беренче тапкыр катнаша. “Мин “Нигә?” һәм “Безнең җәй” исемле җырларны башкарачакмын. Хәзер башка хәйрия концертларына да чакырулар кабул итә башладым. Әгәр дә чара Казанда оештырылса, бик теләп катнашам. Ә ерак төбәкләргә китә алмыйм, чөнки минем төп эшем дә бар бит әле. “Мең рәхмәт” концертына рәхәтләнеп барачакмын. Тамашачы һәм артистлар белән аралашу, сәхнәгә чыгу миңа рәхәтлек бирә”, - дип сөйләде Әсхәт.

Билгеле булганча, “Мең рәхмәт” хәйрия фестивале берничә ел дәвамында үткәрелә. Аның даими катнашучысы – җырчы Илшат Вәлиев. “Бу концертта катнашып зур эш эшлим дип әйтә алмыйм. Ләкин кемгәдер бер тамчы булса да ярдәмем тия икән, күңелгә рәхәт. Әгәр дә буш вакытым булса, барып җырлыйм. Аның миңа да файдасы бар бит, халык исемемне, җырларымны ишетә”, - диде Илшат Вәлиев.

Чараны оештыручы журналист Рөстәм Исхакый сүзләренчә, бүгенге көндә билетларның күп өлеше сатылган. “Хоспис хезмәткәрләре һәм анда дәваланучы балалар концертка бушлай керәчәк. Тагын шуны да әйтергә кирәк, 12 февральдә Тинчурин театры бинасында әлеге концертның дәвамы көтелә. Анысы Ирек Габдрахманов иҗатына багышланачак. Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов һәм башка популяр артистлар катнашырга мөмкин. Алар да Ирек Габдрахманов җырларын башкара, шуңа күрә әлеге артистлар яшь башкаручылар белән бергә Ирек Габдрахманов концертында булыр дигән ихтимал бар, әлегә сөйләшүләр бара”, - диде Рөстәм Исхакый.

«Мең рәхмәт» зур хәйрия фестивале 28 ноябрьдә Казанның Уникс концертлар залында 19 сәгатьтә башлана. “Татар-информ” сайтында әлеге чарадан туры трансляция булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100