Артистлар августта Яңа ел бәйрәмендә катнашкан: «Кеше бәрәңге ала башлаганчы, дидек»
Ренат Галиәскәр белән Венера Аитова август аенда Яңа ел бәйрәмен алып барган. Алар бер төркем артистлар белән съемкаларда төшкәннәр. Бу хакта социаль челтәрдәрге сәхифәләрендә хәбәр иткәннәр.
Съемкаларда Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Җәвит – Зөлфия Шакировлар, Винера Ганиева, Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Алинә Сафиуллина, Рузилә Сафина, Мәдинә Гайнуллина, Айдар Тимербаев, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Фазлыева, Илназар, Артур Минһаҗев һ.б. артистлар катнашкан.
– Яңа ел башланды бездә, дуслар! Яңа елга җитәргә язсын! – дип язган Ренат Галиәскәр.
«Нишләп соңладыгыз болай?» – дип сорау биргәннән аңа. «Кеше бәрәңге ала башлаганчы, дидек инде» – дип җавап язган Ренат Галиәскәр.
«Яңа еллар котлы булсы-ы-ын!» – дияргә августта тел әйләнми иде, икенче съемка көненә ияләштек», – дип язган Ренат Галиәскәровның хезмәттәше Венера Аитова. Ул сәхнә артында җырчы Исмаилны очраткан: «Хәлләр Аллага шөкер, иң мөһиме – тазалык. Киләсе елда 50 яшь тула. Съемкаларга Чаллы егете Илшат дус белән килдек. Безнең уртак проект бар, ул җырлый, мин уйныйм. Сезне күрергә бик шатмын», – дип сөйли Исмаил.
«Берсеннән берсе сәер киемнәр», «шәп», – дип язганнар.
«Мәйдан» каналы безне елдан-ел шаккатыра», – дигән Мәдинә Гайнуллина.
«Моның очын-кырыен күреп буламы соң?» – дип сораганнар Мәдинә Гайнуллинадан. «Очын-кырыен Яңа ел бәйрәмендә күреп булачак», – дип җавап биргән артист.