Артистка хәрбиләр каршында җырлап утырганда, сәхнәгә ракета төшү мизгеле видеога эләккән
Донецк халык республикасында хәрбиләргә волонтерлар концерты белән килгән Россия актрисасы Полина Меньших сәхнәдә һәлак булган. Бинага ракета төшкән. Актриса белән бергә тагын 6 кешенең гомере өзелгән.
Полина Меньших «Нежень» театры җитәкчесе, 29 ел стажы булган хореограф, режиссер һәм драматург була. Ул Мәскәүдә туган, аңа 40 яшь булган. Актрисаның фаҗигале һәлак булуы турында Санкт-Петербургның «Портал» театр-студиясе хәбәр итте. Анда 9 декабрьдә күрсәтеләчәк спектакль актриса истәлегенә багышланачак.
Актриса ДНРдагы Старобешево бистәсенә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә Россия хәрбиләре янына концерт куярга килгән. Шаһитлар сүзләренчә, бер ракета – волонтерларның машиналарын, икенчесе артистлар тулы гримерканы һәм сәхнәне җимергән. Мәдәният йортына һәм мәктәпкә барлыгы 5 HIMARS ракеталары төшкән.
Махсус операциягә үз теләге белән киткән Платон Маматов Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, җимерекләр астыннан кешеләрне чыгарырга һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә тырышучыларга да һөҗүмнәр ясалган.