Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистка популярлык кайчан килә, яки җырчы Рөстәм Асадуллинга күңелле пародия

news_top_970_100
Артистка популярлык кайчан килә, яки җырчы Рөстәм Асадуллинга күңелле пародия
социаль челтәрләр

Соңгы арада сәхнәләрдә еш күренүче җырчы Рөстәм Асадуллинга пародия ясый башлаганнар. Җырчы Ленар Шәймөхәммәтов һәм Нияз Сабиров артист кебек үк бик кызыклы итеп боргаланып җырлап күрсәтәләр. Әлеге кызык видеоларны телеграм-каналына алып баручы Айваз Садыйров куйды. Аның сүзләренчә, пародиядән куркырга кирәкми, чөнки артистка, пародия белән бергә, популярлык та килә.

Артистка популярлык кайчан килә? Аны пародияли башлагач!

Пародиягә эләккән артист, шат бул! Син халык мәхәббәте яки нәфрәте объектына әйләндең – икесе дә популярлыкның билгесе.

Пародияне характер үзенчәлеге булган кешегә генә ясап була: тавышындамы, үз-үзен тотышындамы, кечкенә генә бетчәсендәме – аермалы бер ягы булырга тиеш. Пародия ясаучы шуны тотып ала да күпертеп күрсәтә.

Рөстәм Асадуллинга пародияләр күренә башлагач, аның популярлык статусы барлыкка килә башлады, дигән нәтиҗә чыгарып була. Бездә пародия ясалган иптәшләрне искә төшерегез әле. Аларның һәркайсы – халык теленә, игътибарына кергән шәхесләр. Яманмы, тискәреме образ булуына карамастан.

Асадуллинны пародияләнүче итүче атрибутлар:

  • Үзенчәлекле мимикасы, серле, хәтта беркадәр «маньякаль» карашы. Яхшы мәгънәдә (бу сүзгә андый мәгънә салып булса). Карашы белән тамашачыны гипнозлый төсле. Мондый «массовый» гипноз сәләтенә Фирдүс тә ия. Тик аның икенче төрле флюидлары башкара бу гамәлне.
  • Пантомимикасы. Гәүдәсенең кызыклы гына хәрәкәтләре тамашачыны игътибарсыз калдырмый.

Кыскасы, пародистларның репертуарына бер образ өстәлде. Күптән яңалары юклыктан изаланалар иде. Рөстәмнең халык игътибары потенциалы чәчәк бөресе төсле әле ачылачак та ачылачак, – дип яза Айваз.

Алып баручы белән килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100