Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артист тормышы: Фирдүс Тямаев машинада кырына - видео

Артист тормышы: Фирдүс Тямаев машинада кырына - видео

news_top_970_100
Артист тормышы: Фирдүс Тямаев машинада кырына - видео
Фирдүс Тямаев инстаграмына кызык видео керткән. "Бөтен тормыш юлда" дип атаган ул аны.

Фирдүс концерт куярга бара. Агыйделгә юл тоткан. Машина белән паромда тора.

Видеоны Фирдүс янында утырган бер хатын-кыз төшерә, аның йөзе күренми, тавышы гына ишетелә.

Машинада Резеда Әхмәтвәлиева җырлый. "Безнең Резедушкабыз җырлый, красоточка", - ди теге тавыш.

"Һәм монда абый кырына", - ди ул, камерасын Фирдүскә төбәп.

Бу мизгелдә Фирдүс машинада кырынып утыра. "Мине ничек юләр димисең инде? Бу юләрлеккә кермидер инде", - ди Фирдүс.

"Молодец, үзеңне яратырга кирәк. Шулай дәвам ит", "Переправаны чыкканда ременеңне ычкырдырып куй, куркынычсызлык техникасы", "Ой, Фирдүс, заманасы шундый аның, барысын да бергә эшләргә туры килә. Без дә шулай йөгереп кенә машинага чыгып утырабыз да, барып җиткәнче киенәбез, бизәнәбез, ашыйбыз", - дип яза Фирдүскә инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100