Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артист тамашачыны хөрмәт итәргә тиеш». Дилә Нигъмәтуллинаны тәкәбберлектә гаеплиләр

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның Инстаграмм сәхифәсендә кызу бәхәс башланган.

news_top_970_100
«Артист тамашачыны хөрмәт итәргә тиеш». Дилә Нигъмәтуллинаны тәкәбберлектә гаеплиләр
"Татар-информ" архивы

«Бер темага сезнең белән сөйләшеп аласы килә. Бүген «Таяну ноктасы» тапшыруына да барып кайттым бит әле. Планлаштырылмаган катнашу булды. Обедта гына шалтыратып чакырдылар. Күптән түгел булып узган «ТурнирМикрофон» футбол турниры турында һәм гомумән иҗат кешеләрененең спорт белән фитнеска мөнәсәбәте турында сөйләштек», дип яза ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә. Шулай ук дусларына «Халык артистны таланты өчен генә дә ярата ала, монда гәүдәнең размеры мөхим түгел. Сез ничек уйлысыз: сәхнә кешеләре үз өстендә эшләп, гел «формада» булырга тиешме?» дигән сорау бирә ул виртуаль дусларына.

Шуны гына көткәндәй инстачылар берсен-берсен уздырып фикерләрен калдыра башлаган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бер темага сезнең белән сөйләшеп аласы килә...... Бүген #таянуноктасы тапшыруына да барып кайттым бит әле. Планлаштырылмаган катнашу булды. Обедта гына шалтыратып чакырдылар. Күптән түгел булып узган Футбол Турниры #турнирмикрофон турында һәм гомумән иҗат кешеләрененең спорт белән фитнеска мөнәсәбәте турында сөйләштек. Дуслар, ә сез ничек уйлысыз: сәхнә кешеләре үз өстендә эшләп , гел "формада" булырга тиеш ме? Яисә :"Халык Артистны таланты өчен генә дә ярата ала, монда гәүдәнең размеры мөхим түгел". Сезнең фикерләрегезне көтеп калам??????. Укыганымны исбатлап, Һәр комментарийга лайк куеп чыгам ❤️. @fanil_vakkazovт @kagirov_filyusfun_official @radif_axelle

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

«Әлбәттә матур булырга тиеш, ләкин артык бизәнү дә күңелне кайтара. Чамасын белеп бизәнсеннәр, уз матурлыкларын югалтмасыннар иде»;

«Без матурлык күрергә барабыз, гадәти, гади мин монда узем дә бар»;

«Халык табигый матурлыкка сусаган. Артистлар арасында модага кереп китте бит ирен күпертү, күкрәк зурайту, һ.б. Монысы белән һич тә килешеп булмый. Бу инде матурлык түгел, ә ясалмалылык. Каш, керфекләрен аңлап та була әле…»;

«Иң беренче чиратта сәхнә кешесе талантлы булырга тиеш. Модельләр карар өчен модель агентлыклары бар»;

«Талантлыларга бераз гына йомшаклык күрсәтергә дә була, ә менә таланты булмаганнар һәрвакыт формада булырга тиеш. Шулай булмаганда тыңларлык кына түгел, карарлык әйберләре дә булмаячак»;

«Артист кеше гел күз алдында бит. Ул бар яктан да килгән, өлге, үрнәк булырга тиеш дип уйлыйм мин. Кайберәүләр сәхнәгә кроссовка белән шаровар киеп чыга башладылар хәзер. Мода артыннан куу микән бу?», дип язган алар.

«Артист кеше иң беренче чиратта йогышлы булырга, аңардан уңай энергитика килергә тиеш. Матурлык яхшы әйбер анысы, тик кемгә нинди охшый бит. Таш курчак булганчы, сөйкемле, гади булсын», дип язган инстаграмчыны куәтләп алып, Диләнең үзенә дә, «сәхнә матурларны, акыллыларны һәм көчлеләрне ярата. Бу сезгә дә кагыла. Шуны исегездән чыгармасагыз иде», дип тәкъдимен язучы да табылган.

Әлеге матурлык темасына каршы фикерләр дә булган:

«Әлбәттә инде, камырбатыр булып яшәсәң миләрең кибә бит. Сәхнә белән генә яшәп тә булмый. Әз генә натураль тормышта да яшәргә кирәктер дип уйлыйм»;

«Минемчә, диетада утырып, көн саен фитнеска йөреп, үзеңне интектерергә кирәкмәс. Миңа ни таза ул, ни ябык. Бу мөһим түгел. Гәүдәсендә түгел эш, күңелгә тавышы, моңы ятарга тиеш».

Бер инстачы хәтта җырчыны «тешләп» алырга да батырчылык иткән. «Артист кеше тамашачыны хөрмәт итәргә тиеш. Фото төшик әле дисәң, вакыт юк, дип кереп китәсең. Ә бит без сине яратып барабыз, менә шуннан соң күңел кайта», дип язган ул.

Җырчыга уңай комплиментлар язучылар да шактый.

«Без сезгә сокланабыз. Сездә матурлык, яхшылык һәм акыл шулкадәр күп. Сез шуның кадәр затлы. Ә бит моның өчен никадәрле вакыт, көч һәм энергия кирәк. Сез чыннан да һәрвакыт югары дәрәҗәдә булырга тырышасыз. Без моны күрәбез һәм бәялибез»;

«Мин үзем сезне, бик, бик яратам һәм хөрмәт итәм, син супер!!!» дигән сүзләр дә бар арада.

«Гади хатын-кыз бәхете насыйп итсен сезгә. Сез моңа лаек», дип матур теләкләрен дә юллаганнар.

«Тик шулай да, артистларның да гади кеше булуын истән чыгармасагыз иде. Аларның да хыяллары, өметләре, теләкләре бар. Алар безнең кебек үк тормыш рәвеше алып бара. Бар кешене дә бер калыпка салып карау дөрес түгел. Алар һәрберсе аерым шәхес», дип әңгәмәгә нокта куйган бер ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100