Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артист каны шул» – Римма Ибраһимованың оныгы «кыздыра»

news_top_970_100
«Артист каны шул» – Римма Ибраһимованың оныгы «кыздыра»
Фото Ләйсән Таишеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән Таишева улы Роланның утренниктагы чыгышыннан тыш, үзенчә «зажигать» иткән видеосын күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, нәни малай һәр номерга «җан өрә», бик тырышып бии, үз күңелен үзе ача. 

«Үтерә бу малай. Көлеп үләм. Мин аны гастрольләргә алып китәм, өздерә», – дип комментарий калдырган Римма Ибраһимованың килене Ландыш Нигъмәтҗанова.

«Артист каны шул», «Үтергеч малай бу Ролан. Баскан җирендә басып тора алмый. Ут сиптереп бии», «Артист булачак», «Артист баласы артист булмыйча кем булсын инде», «10 карадым, эчем катты көлеп. Вәт артист», «Молодец, ничек оста китереп баса», «Менә ичмасам геннар», – дип сокланган халык.

«Бу җимешкә балалар бакчасында позитив җитми, ул аны үзе тудыра. Моның белән әллә нинди номерлар эшләп була икән», – дигән комментарий да бар.

«Егет – ут. Артист. Кемгә охшаган икән», – дип язган әлеге гаилә белән таныш булмаучыга «Алайса охшар кешеләре юк бит», – дип җавап биргән Ләйсән Таишева.

«Утренникта болай үзен тотуы – ике яклы. Баланың күңел ачуы – яхшы һәм күңелсез хәл дә. Баланың үзен тотышы белгечләр игътибарын сорый. Бу яшьтәге балалар кайда шаярырга ярый, кайда юк икәнен аңларга тиеш», «Тәртипсезлек, башкаларга буйсынмый», – дип, баланың әнисен аптырашта калдыручылар да бар.

Видео Ләйсән Таишеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100