news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Артист булырлар дип шикләнәм»: Илгиз Шәйхразиев гаиләсе турында сөйләде

Чит илдә булганда мине Ирландия, Англия кешесе дип уйлыйлар, ди җырчы.

news_top
«Артист булырлар дип шикләнәм»: Илгиз Шәйхразиев гаиләсе турында сөйләде
Абдул Фархан

Җырчы Илгиз Шәйхразиев «Челнинские известия» сайтына интервью биргән. Ул үзенең гаиләсе, җирән чәче, киләчәккә планнары турында сөйләгән.

Статистика буенча, дөньяда җирән чәчле кешеләр саны барлык халыкның ике процентын гына тәшкил итә.

«Безнең республикада уттай җирән чәчле татарлар бик аз. Чит илдә булганда мине Ирландия, Англия кешесе дип уйлыйлар. Ләкин мин made in Tatarstan! Башта кешеләр минем чәчемнең төсе белән кызыксына, ләкин мин тышкы кыяфәтемә карап кына кабул итүләрен теләмим», — ди ул.

Быелгы Яңа елны Илгиз гаиләсе белән каршылаган. «Узган еллардан аермалы буларак, мин беренче тапкыр үземә яхшы ял оештырдым. Гаиләм белән булдым. Минем ике улым — Гаяз һәм Хәким үсеп килә. Олысына биш, кечесенә ике яшь. Алар мине музыкаль булулары белән сөендерә. Алар да артист булмаса иде дип шикләнәм инде, артист икмәге җиңел түгел бит», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар