Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артист булып яттым, киңәшче итеп уяндым». Элвин Грей дәүләт эшендә чәчен кистерерме?

Элвин Грей исеме белән җырлаучы артист Радик Юлъякшин Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде.

news_top_970_100
«Артист булып яттым, киңәшче итеп уяндым». Элвин Грей дәүләт эшендә чәчен кистерерме?
Рамил Гали

7 октябрьдә БСТ каналында «Сәлам» иртәнге тапшыруында Радик Юлъякшин катнашкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

  • 5 октябрьдә Радик Юльякшин Башкортстан Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе булачак. Ул әлеге вазифаны җәмәгать эше буларак башкарачак. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта боерыкны имзалаган. Бу турыда ул республика Хакимиятенең оператив киңәшмәсендә әйткән, дип язган идек.

Радик Юлъякшин әлеге вазифага билгеләнүен көтелмәгән хәл дип атаган. «Артист булып йокларга яткан идем, киңәшче булып уяндым. Мин элек тә яшьләр белән эшләдем, хәзер моны дәүләт дәрәҗәсендә башкарачакмын. Беренче чиратта, башкорт телен үстерү белән шөгыльләнәсе килә, яшьләр туган телдә аралашырга оялмасын иде, балаларын да өйрәтсеннәр. Башкорт эстрадасын да югары дәрәҗәгә күтәрергә телим», — ди ул.

Радик Юлъякшин яңа вазифа аның артист эшчәнлегенә йогынты ясамас дип ышандыра, сәхнә образын рәсми костюмга алмаштырырга җыенмый.

«Мин беркайчан да җырлауны ташламыйм. Бу — минем тормышым. Беренче чиратта, мин — җырчы. Хәзер рәсми костюм кияргә тиеш диләр. Рәсми чараларга — әлбәттә. Тик мин прическамны үзгәртергә җыенмыйм, бәлки икенче якка тарый башлармын», — ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100