Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артемовскида һәлак булган 41 яшьлек Илфат Минсафинны әтисенең туган авылында җирләделәр

news_top_970_100
Артемовскида һәлак булган 41 яшьлек Илфат Минсафинны әтисенең туган авылында җирләделәр
Сельская новь, район башлыгының аккаунты

Аксубай районы Иске Кыязлы авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфат Минсафинны әтисенең туган авылында җирләделәр, дип хәбәр итә aksubayevo.ru журналисты Людмила Жаренова. Аңа 41 яшь булган. Район башлыгы Камил Гилманов аның Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен барган бәрелешләрдә һәлак булуын хәбәр итә.

Илфат Минсафин Чаллыда туып үскән, мәктәптән соң слесарь булып эшләгән. 2022 елның октябрендә үз теләге белән хәрби операциягә киткән. 7 гыйнварда Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. 

«Матәм тантанасын алып баручы билгеләп үткәнчә, Илфат Рәшит улы игелекле кеше булган, җәмәгать тормышында актив катнашкан, спортны яраткан. Холкы буенча тырыш, ачык, намуслы кеше була. Тугры дус һәм ышанычлы таяныч, чын сугышчы булган», – дип яза газета.

«Без барыбыз да һәлак булган сугышчының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу – безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига. Илфат Ватанны яклап, нацизм көчләре белән көрәштә үз гомерен бирде. Яшь ир-егетләр – кемнеңдер уллары, ирләре, әтиләре безнең өчен, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен илдә тынычлыкны яклап көрәшәләр. Без, нацизм мәңгегә юк ителгән, дип уйладык, тик күп еллар узгач, ул безнең илебез чикләре янында янә баш күтәрде. Украина милләтчеләре белән көрәштә безнең егетләр һәлак була. Бу җинаятьнең дәвамлылык срогы юк, һәм безнең хәрбиләр коточкыч фаҗигаләргә катнашы булганнарның барысы да үз явызлыклары өчен җавап бирәчәк вакытны якынлаштыра», – дигән матәм митингында башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.

«Илфат, меңләгән егетләребез кебек үк, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклауга басты. Бу хәрби махсус операциянең котылгысыз булуын һәркем аңлый. Һәм анда, Украинада, безгә бары тик җиңү генә кирәк. Илфат безнең хәтердә герой буларак сакланып калачак һәм бик күп буыннар өчен үрнәк булып торачак», – дигән хәрби комиссар Сергей Иванов

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфат Минсафинны хәрби оркестр уйнавы астында соңгы юлга озатканнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100