Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артемовскида (Бахмут) һәлак булган Актаныш егетен соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Артемовскида (Бахмут) һәлак булган Актаныш егетен соңгы юлга озаттылар
Руслан Усманов

Актаныш районы Чуракай җирлегендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Артур Галиәкбәровны соңгы юлга озаттылар, дип яза https://vk.com/akt_habar сайты.

Хушлашу мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасарлары, мәрхүмнең якыннары, дуслары, авылдашлары катнашкан. 

Галиәкбәров Артур Вазих улы 1986 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә туган. Аерылышкан, 3 бала атасы. 2023 елның 13 гыйнварында, үз теләге белән, Вагнер шәхси хәрби компания составында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.

1 апрельдә Артемовск (Бахмут) шәһәре өчен барган каты бәрелешләрдә һәлак була. «Әнисе – Чуракай авылында туган Хәйруллина Райля Гафурян кызы үтенече буенча, бүген, 2 май көнне, Елан авылы зиратында җирләнде. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артурның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100