Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артемовск (Бахмут) янында һәлак булган Вәзир Миңнекәевны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Артемовск (Бахмут) янында һәлак булган Вәзир Миңнекәевны соңгы юлга озаттылар

Баулыда 36 яшьлек Вәзир Миңнекәевны соңгы юлга озаттылар. Ул былтыр октябрь аенда махсус хәрби операциягә киткән булган. 2023 елның 11 гыйнварында Артемовск (Бахмут) шәһәре янында барган бәрелештә һәлак булган. Бу хакта «Баулы-информ» хәбәр итә. 

Баулы төркемендә Вәзирнең танышлары әти-әнисенең кайгысын уртаклаша. Баулы кешеләре, Вәзирне гомуми зиратта түгел, Дан аллеясында җирләргә кирәк иде, дип тәкъдим иткән. Вәзирнең әнисе Зөлфия ханым хакимияттән андый тәкъдим булуын әйткән, гомуми зиратта җирләү – үзләренең карары икәнен аңлатып язган.

«Зөлфия Милисовна, Нурислам. Безнең гаиләбездән тирән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сез чын патриот тәрбияләвегез белән горурлана аласыз! Бу – кайтарып булмаслык югалтуны күтәрергә Ходай көч бирсен. Вәзиргә мәңгелек тыныч йокы», – дип язган Гөләндәм Камалиева.

«Бу көннәрдә яшүсмер чакта җыелганнарны искә төшерәм, – дип язган Айгөл Галимова. – Кызганыч, күпме еллар үткәч, сине соңгы юлга озатырга килдем. Минем хәтердә син шат, позитив егет булып истә калырсың».

«Үзәк өзгеч авыр хәсрәт, күргәннәргә сабырлык бир, Аллаһым. Балакаем, урының җәннәттә булсын. Нигә соң бу кан кою кирәк икән, я Раббем, туктат инде?» – дип язган Нәсимә Сәмигуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100