Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артем Пискунов үзенә оят булган вакыйга турында: «Беркайчан онытмаячакмын»

news_top_970_100
Артем Пискунов үзенә оят булган вакыйга турында: «Беркайчан онытмаячакмын»
"Татар-информ" архивы

«ТНВ»дагы «Ә син?» тапшыруында Тинчурин театры актеры Артем Пискунов үзенә бик оят булган вакыйга турында сөйләгән.

Чын оят булган ситуацияне сөйлимме?

Чын оят булганны сөйлә.

Бу – күңелсез ситуация бит инде. Мәңге исемдә калырлык вакыйга. Мин моны беркайчан онытмаячакмын, тирән яра дип тә әйтергә буладыр.

Без баздан бәрәңге чыгарабыз. Әни (мама дибез инде без) аста, бәрәңгене тутырып биреп тора. Мин әле ул вакытта театр училищесында укыдыммы икән, белмим. Мин иелеп чиләкне алам да, абыйга бирәм. Ул бушата, мин чиләкне төшерәм. Шулай бушаттым да, сөйләшеп киттек. Карамаганмын. Әни чиләкне алды дип уйладым да, җибәрдем. Чиләк төбе белән нәкъ маманың борынына килеп төште.

Мин бу хәлне мәңге онытмыйм, үзем шул базда калырга риза идем, – дип сөйләгән Артем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100