«Арт ягың күренә бит инде» - Данир Сабировның хатынын тәнкыйтьләгәннәр
Пародияләр остасының хатыны Миләүшә машинада кыска күлмәктән һәм туфлиләрен баш өстенә күтәреп, фотога төшкән.
Данир Сабировның хатыны Миләүшә яңа фотосессиядән фотолар куйган. Ул машинада кыска күлмәктән һәм туфлиләрен баш өстенә күтәреп төшкән фотога комментарий язучылар ике төркемгә бүленгән. Беренчесе Миләүшәнең гүзәллегенә сокланучылар, Данирдан ак көнләшү белән көнләшүчеләр. Ә икенче төркем ике бала анасын болай итеп фотога төшүдә гаепли.
«Матуркай! Күрсәтерлек нәрсәсе бар», «Матурлыкны берни белән дә бозып булмый», «Суперфото», — дип язучылар күбрәк.
«Арт ягың күренә бит, кызларың алдында оят», - дип язучыга икенче инстачы: «Менә күренгәч язарсың, арт як аякта түгел», - дип җавап кайтарган.
«Мондыйны яратырга гына инде, башка нәрсәгә ярамый», «Әдәпсез хатын. Ясанган, бизәнгән. Башка артистларның хатыннары кебек үзеңне тыйнак тотарга кирәк», — дип агуларын чәчүчеләр дә бар.