Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яраларны вакыт та төзәтмәде» – Винарис Ильегет иң кадерле кешесен сагына

news_top_970_100
«Яраларны вакыт та төзәтмәде» – Винарис Ильегет иң кадерле кешесен сагына
Рамил Гали

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә бик еш әнисе турында яза. Соңгы постында да ул мәрхүмә әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклаша, аны сагынуы турында сөйли. 

Әнине бер мизгелгә генә кайтару, әйтелмичә калган барлык сүзләрне әйтергә, элекке кебек кысып кочакларга, иңнәреннән сыйпарга, кулларын үбәргә мөмкин булса икән… 

Аның миңа җитмәвен әйтер, барысы өчен дә гафу үтенер идем. Аңа сыенып утырасым, кулын җибәрмичә генә барысы турында да сөйлисем килә. Фатирым ишегеннән әниемнең башка кермәячәген беләм. Ул инде мине үпмәс, элекке кебек хәлләремне сорашмас. 

Кадерле әнием, синең турыда якты истәлекләр генә калды. Яраларны вакыт та төзәтмәде. Мин сине бик нык сагынам, әнием. Синең янәшәмдә җитмәвеңне сөйләргә дә авыр, шул дәрәҗәдә сагынам. Ләкин кирегә юллар юк. Әнием, үземнең әрнүләремне кая куярга? – дип яза ул.

 

Фото: © Винарис Ильегетнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100