Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әрни йөрәк, өзелә үзәк» – мобилизацияләнгәннәрдән янә бер видео

news_top_970_100

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә мобилизацияләнгәннәрнең тагын бер видеосы пәйдә булды. Бу юлы Башкортостаннан китүчеләр җырчы Вәсилә Фаттахованың (мәрхүмә) бик популяр булган «Туган як» җырына биегәннәр.

Видеодан күренгәнчә, бер төркем ир-атлар кулларына әләмнәр тотып күңел ачканнар, җырчыга кушылып җырлаганнар. Татарча җыр башлангач, шатланышканнар. Аларның барысы да – күтәренке рухлы булып күренә.

Видеоны 60 меңнән артык кеше караган, биһисап күп комментарийлар язганнар. Күбесе егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгән. «Әрни йөрәк, өзелә үзәк. Исән-сау булыгыз, җанкайлар. Якыннарыгызга түземлек», «Аллаһы Тәгалә һәрберегезне саклап йөртсен, һәрберегезгә исән-сау гаиләләрегезгә әйләнеп кайтырга насыйп итсә иде», «Җиңү белән кайтыгыз!», «Ой, егетләр, сезнең алдыгызда баш иябез. Без сезнең өчен һәрвакыт догада», «Малатсы! Курка-поса илдән чит җирләргә качып китү түгел инде менә бу!», «Уңышлар сезгә. Сак булыгыз, бер-берегезне саклагыз. Сугышта булган каһарман батырларыбызны, бабаларыбызны онытмагыз», – кебек хәер-фатихалы җылы комментарийлар килеп ирешкән.

«Салкын. Егетләр биеп җылыналар да, кәефләрен дә күтәрәләр булса кирәк, – дип фаразлаган берәү. – Җыр туган җир турында. Күңелгә тия...»;

«Йөрәк сыкрый... Бии-бии сугышка баруларына һич ышанып булмый», «Күңелгә рухи көч бирә, берләштерә торган шундый чараларны хуплыйм. Афәрин», «90нчы елгы балаларны берничек тә куркытып булмый. Батырлар алар. Безнең заман геройлары», – дип, мобилизацияләнгәннәрнең бу рәвешле күңел ачуларын хуплаучылар булган.

«Сез бит сугышка барасыз. Җиңгәч, бәйрәм итәрсез», – дип язып куючы да бар.

«Башкортлар – бик әйбәт халык. Луганск өлкәсеннән дә Уфага бик күпләр күчеп килде. Уфа аларны бик җылы каршы алды, торыр урын, ашарына – азык, кешелекле мөнәсәбәт бирде», – диюче дә бар.

Ә бер комментарий бигрәк тә игътибарны җәлеп итә, күңелгә үтеп керә, йөрәккә тия торган: өлешчә мобилизация кысаларында запастан хәрби хезмәткә Башкортстаннан китеп һәлак булучыларның исемлеген язганнар. Исемлектә 10 кеше теркәлгән. Унберенчесе... дип, күп нокталар куелган…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100