Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиясез генерал яки яңа себерке: Татар журфагын кем күмде?

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе составындагы дүрт кафедраны берләштереп ике зур кафедра төзиләр. Шул исәптән,"Татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедралар белән берләшә һәм бу атама кулланылмый башлаячак. “Татар-информ” агентлыгы татар журналистикасы кафедрасының юкка чыгуының нәтиҗәләрен тикшерде.

news_top_970_100
Армиясез генерал яки яңа себерке: Татар журфагын кем күмде?
Журналист, язучы, галимнәрне журналистларны әзерләүче учреждение атамасыннан “татар” сүзенең төшеп калуы, аерым татар кафедрасы булмавы борчуга салды. Кафедраларның берләшүе яңа үрләрне яулап алырга ярдәм итә торган чарамы яисә татар журналистикасын юк итәчәкме? "Татар-информ" шул сорауга җавап эзләде.

Азат Ахунов: "Моны фаразлар өчен Ванга булырга кирәк түгел..."

КФУда татар юнәлеше кысрыклануның беренче очрагы гына түгел бу. 2016 елда КФУда татфак мөстәкыйль структура булудан туктады. Бу хакта Халыкара мөнәсәбәтләрне, тарих һәм Шәрыкне өйрәнү институты галиме Азат Ахунов "Бизнес-онлайн" газетасына болай дип белдергән иде: "Бәлки бу юнәлеш (ягъни татароведение - ТИ) үсәр дә, әмма КФУда бу юнәлеш белән шөгыльләнгән структура булмаячак. Университет сайтына кергән кеше андагы атамалардан чыгып фикер йөртәчәк һәм уку йортында шушы юнәлеш булмаганын аңлаячак... Әгәр татар журналистикасын журналистика һәм медикоммуникацияләр югары мәктәбе белән кушсалар, аны да шундый юк язмыш көтә..."

"Бизнес-онлайн"дагы бу язманы журналист Алсу Исмәгыйлева фейсбуктагы аккаунтына элгән иде. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский моңа җавап язды: "Нинди саташу! Бу нинди уйлап чыгарулар?" 

Леонид Толчинский татар журналистикасын ниндидер куркыныч хәлләр көтүе хакында фараз әйтүне "җавапсызлык" дип атаган иде. 




Шушы вәгъдәдән соң ике ел узгач, "татар журналистикасы" кафедрасы "журналистика" кафедрасы белән кушылып, юкка чыкты. "Татар-информ" хәбәрчесе Азат Ахуновка "бу хакта алдан ничек фаразлый алдыгыз" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. "Моны фаразлар өчен Ванга булырга кирәк түгел. КФУда гуманитар өлкәләрне берләштерү тенденциясе бара. Әлбәттә, татар журналистикасын саклап калырга кирәк иде. Бу начар әйбер. Бөтен Татарстан матбугаты өчен кадрларны әзерли торган татар журналистикасы кафедрасы кирәк, монда кирәкме-юкмы дигән сорауга урын юк", - дип җавап бирде Азат Ахунов.

"Без татар журналистикасы белгечлеген киңәйтеп җибәрәбез"

2018 елда КФУда "татар журналистикасы кафедрасы" башка кафедра белән берләште. Татар зыялылары моны татар журналистикасы белемен бетерү һәм шөбһәле фаразларның чынга ашуы дип бәяләделәр.

КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский аңлатмасы:

- Татар журналистикасы кафедрасы рус һәм халыкара журналистикалары кафедралары белән берләшеп, яңа уку елыннан “Кафедра национальных и глобальных медиа” исеме белән эшләячәк.

Татар журналистикасы кафедрасының берләшү мәсьәләсе – ул структура алмашынуы белән генә бәйле сорау. Журналистларны элеккегечә, үзгәрешсез әзерлиләр. Без татар журналистикасы профилен шәрыкъ телләре белән көчәйтеп җибәрәбез. Белгечләргә туган татар телен профессиональ өйрәнү белән бергә бер шәрык телен өйрәнергә кирәк булачак. Киләчәктә алар белемнәрен халыкара журналистикада да куллана ала. Татарстан үсә, башка илләр белән элемтәләре көчәя. Федераль матбугат глобаль мәсьәләләрне яктырта, ә Татарстан читтә кала. Безгә үзебез өчен мөһим булган Татарстанны дөнья яссылыгында яктырткан татар журналистлары кирәк. Шәрык телен өстәп, без татар журналистикасы белгечлеген киңәйтеп җибәрәбез.

Бюджет урыннары медиа өлкәсе өчен кыскартылды. Бу - бөтен Россия өчен хас булган тенденция. Моны без билгеләмибез. Милли регионнарда үзенең спецификасы бар. Моны киләчәктә истә тотарга кирәк. Алга таба бюджет урыннарын милли регионнарның үзенчәлеген истә тотып билгеләсәләр иде. Быелгы хәлне үзгәртеп булмый – бюджет урыннары саны узган елдан билгеләнгән. Киләчәктә яңа министрлар кабинеты белән мөнәсәбәтләрне корган вакытта вәзгыять үзгәрер дип ышанып калабыз.

Люция Фаршатова: "Толчинский килүе белән татар кафедрасында вәзгыять шунда ук үзгәрде"

Татарстан журналистлар союзы президиумы әгъзасы, журналистика ветераннары советы рәисе Люция Фаршатова:

- Без татар журналистикасының иң абруйлы, дәрәҗәле вакытында эшләдек. Оптимист булсам да, узган елны татар журналистикасы кафедрасы кергән институтның “школа” итеп атала башлавы бик борчыды. Татар теленә каршы, азсанлы милләтләргә башланган һөҗүм, татар мохите, журналистикасы гомеренә карата борчу уятты. 

Менә соңгы сессиядән соң гына өметләр кабат уянды. Үзем Биектау районының Ибрә авылында яшим. Моннан балалар Әлдермеш мәктәбенә йөри. Хәтта анда: "Татар теленең киләчәге юк, аның белән беркая барып булмый", - дип, русча укыта башладылар. Чын татар мәктәпләрендә, хәтта бакчаларында русча гына сөйләшергә тотындылар.

Җитәкчесенә карап аның татар теленә һәм татар милләтенә битараф булу-булмавы күзаллана. Толчинский килүе белән (Л.Толчинский КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесетатар кафедрасында вәзгыять шунда ук үзгәрде. Үзем татар журналистикасы кафедрасы белән элемтәдә торам. Укытучылары дәресләр кыскартылганы турында әйткәннәр иде. Нык борчылалар. Мәскәү тарафыннан оештырылган һөҗүмгә безнең депутатлар каршы тора алмый – аларга каршы “тешсез”. Кафедрада да каты торырга тиешләр.

Быелдан бюджетлы урыннар да юк. Якын авыллардан миңа: “Ничек кенә керергә, түләүсез урыннар юк бит”, - дип килүчеләр бар.

Искәндәр Ясәвиев: "Яңа килгән җитәкчелекнең татар журналистикасына карата мөнәсәбәте ачык сиземләнә"

Социология фәннәре докторы, университетта егерме елдан артык эшләгән Искәндәр Ясәвиев бу хәбәрне бездән беренче тапкыр ишетүен әйтте:

- Университеттан өч ел элек киттем. Күп еллар без журналистлар белән бер факультетта эшләдек. Татар журналистикасы кафедрасы берләшүе минем өчен кызганыч хәбәр. Татар журналистикасы кафедрасы – факультетның йөзе булып тора иде. Университет бу кафедра булмавы белән үзенчәлеген югалта. Бюджетлы урыннар, аерым кафедра булуы – татар журналистикасының үсешенә йогынты ясый торган факторлар. Бу очракта яңа килгән җитәкчелекнең татар журналистикасына карата мөнәсәбәте аермачык сиземләнә һәм бу – татар журналистикасының әһәмиятен киметүче чара.

Айзат Шәймәрдәнов: "Татар мохитендә укый торган студентлар булмаячак!"

ТНВ каналы алып баручысы Айзат Шәймәрданов:

- Татарча укыту мәктәпләрдә, югары уку йортларында бетеп бара – бу гомуми сәясәтнең нәтиҗәсе. Бу кафедра – татар журналистларын әзерләү үзәге, татар журналистикасын, XX йөз башыннан алып татар публицистикасын фәнни яктан өйрәнүче бердәнбер үзәк иде. Руслар белән бергә кушкач, татар журналистикасына баручылар саны кими, дип уйлыйм. Мәскәү ягыннан киләме бу яисә университет җитәкчелеге оештырамы – анысын белмим. Татар журналистикасы кафедрасы – Татарстан өчен принципиаль булган өлкәләрнең берсе.

Студентлар тормышын да исәпкә алырга кирәк. Татар телендә сөйләшеп, укып, татар мохитендә кайнашып яшәгән студентлар булмаячак. Без татар төркемендә укыганда бергә җыелышып үзара татарча гына сөйләшә идек. Киләчәктә бу кафедра нинди формада төгәл яшәячәген белмим, ләкин студентлар арасында татар телендә сөйләшүчеләр азаер дип уйлыйм.

***

Казан дәүләт университетында журналистика кафедрасы 1972 елда ачыла. Аны оештыручысы һәм беренче җитәкчесе – Флорид Әгъзәмов.  Соңрак ул татар журналистикасы факультеты итеп үзгәртелә. Татар журналистикасы кафедрасы узган гасырның туксанынчы елларында Флорид Әгъзамов тырышлыгы белән ачыла. 

“Флорид Әгъзамов нигез салган татар журналистикасы кафедрасы барлык уку курсларын татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәмлекләре һәм программалары булдыру юнәлешендә, милли кадрлар әзерләүдә зур эш башкарды”, - дип яза аның турында татар журналистикасы кафедрасының соңгы җитәкчесе Васил Гарифуллин.

Хәзер Татарстанда эшләгән татар телле мәгълүмат чараларының барысында да диярлек татар журналистикасы белгечлеген алган журналистлар бар.

"Армиясез генерал" Васил Гарифуллин: "Журналистика милли була алмый бит инде!"


Быелга кадәр Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе булып эшләгән, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин үзен "армиясез калган генерал" дип атады. Шул ук вакытта ул татар журналистикасы кафедралары кушылса да, барысы да саклана, ди.

- Безнең татар кафедрасында дүрт кеше, башка кафедрада җиде кеше иде. Хәзер унбер кеше булачак. Бу балаларның укуына берничек бәйле түгел. Безнең кабул итү комиссиясендә ничек игълан ителгән, шулай кала. Милли профиль саклана. Әгәр элек кафедра бер профиль алып барса, хәзер берничәне алып барачак.

Гомумән алганда, электән килгән бер проблема – журналистика милли була алмый бит инде. 

Милли мәнфәгатьләргә килеп кагыла дип, “татар” сүзе югалудан кыенсынабыз. “Рус журналистикасы" дигән сүз юк бит. Инструментларның – монтаж, интервьюның, сюжетның милләте юк. Бу - катлаулы мәсьәлә. Аерым сөйләшерлек тема бу. Бездә укыган бөтен кеше “журналист” дигән диплом ала. Татар, чуаш, яһүд дипломы юк бездә. Белгечлек милли була алмый. Татар физигы, татар инженеры дигән белгечлекләр юк бит. Бездә халыкара журналистлар профиле дә бар, ләкин алар бит “журналист” дипломын гына ала. Электән нинди генә профиль буенча укыса да, диплом бөтенесе өчен бер.

Бездә быелдан көндезге бакалавриатта бюджет урыннары юк, читтән торып уку бүлегендә бар. Ул ничек игълан ителгән, шулай бара – кафедра берләшүенә бәйле түгел. Магистратурага безнең татар журналистикасына ун урын бүлеп бирелгән. Быел “международная журналистика и проблематика Ближнего Востока” дип атала торган профиль ачтык – моңа биш урын сентябрьдән бүлеп бирелгән һәм “Иҗтимагый-сәяси татар журналистикасы” дигән профильга биш урын бирелгән – ун бюджет урыны.

Бюджетлы урыннар кимүе белән бәйле рәвештә, реформалашмый хәл юк.  Быел безнең дүрт еллык бакалавриатның көндезге бүлеген алты кеше бетерә. Бер курсында ун кеше укый, икенчесендә унбер кеше. Моның кадәр санлы студентлар өчен кафедра тоту рациональ түгел. Бездә алтмышар кеше эшли торган кафедралар бар. Гадәттә, егерме биш кешелек төркемнәр булмаса, кафедра эшли алмый. Безгә моңарчы алты кеше, ун кешелек төркемнәр булса да йомып киләләр иде.

Нормативларга берничек туры килми идек, мин үзем өч кешенең җитәкчесе идем – ул армиясез генерал булган кебек. Оптимизация шуның белән бәйле. Без факультетта бүлек тә булдык, аннары массакүләм коммуникацияләр институты, аннары социаль-фәлсәфә фәннәре һәм коммуникацияләр институты, аннары югары мәктәп. Менә никадәр тапкыр үзгәрдек, ә студентлар структуралар үзгәрүен сизмәде. Ун ел элек унике, аннары ун, аннары сигезгә, аннары дүрт бюджет урыны булды. Университетта бюджет урыннары кимүенә карамастан, студентлар саны арта гына бара.

Икенче ягы бар – авылдан килгән татар балалары өчен түләп укуы бик авыр. Быел татар бүлегенә унбиш-егерме студентны түләүлегә булса да алырбыз дип уйлыйбыз. Узган ел 116 мең түләргә кирәк иде. Бу проблема. Авыл кешесе социаль яктан якланмаган.

Татар журналистикасы кафедрасы бетә дип борчылып утырырга нигез юк. ТНВ белән конкурс уздырганда да Миңназыйм Сәфәровтан интервью ала бер абитуриент. “Назыйм абый, менә татар журналистикасы бетә, нишлибез инде”, - дип сорый. Биредә бит кафедра, бүлек, йә университет турында сүз барырга тиеш, ә ул “Татар журналистикасы бетә!” ди. Ничек бетсен инде?! “Ватаным Татарстан”чыга, “Татар-информ”да татарча язалар. Бу сүзне ничек әйтергә була?!” Шул сүзләр колагымны ярып керде, шунда түзмичә торып каты гына әйттем.

Сөйләш татарча, яз татарча – татар теле бетми!


Тагын бер әйбер бар. Бүген татар журналистларын әзерләүче без генә түгел. Ислам институтында бюджетлы урыннарга егерме биш кеше алалар икән! Анда да татар журналистларын әзерлиләр. Мин биредә дәүләт имтиханы комиссиясендә эшлим. Дөрес, белеп бетермиләрдерме, исеменнән куркыпмы, конкурслары зур түгел. Шуңа бер кафедраның исеме үзгәреп, татар халкы яисә татар журналистикасы бетә дип утыру – дөрес түгел. 

Эльвира Фатыйхова: “Татар”сүзен алып ташлагач ук ул татарныкы булудан туктый!"

Журналист Эльвира Фатыйхованы татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллинның “татар” сүзен алып куюга бәйле әйтелгән фикерләре гаҗәпләндергән.

- Васил абый, “татар” сүзен алып атсалар да, барысы үзгәрешсез калачак, диде. Кафедрага нигез салган Флорит Әгъзамов укучысы тарафыннан шундый сүзләрне әйтүе гаҗәпләндерде. Аны алып атудан берни дә үзгәрмәсә, заманында татар журналистикасы кафедрасы дип ник атаганнар соң аны алайса? Анда укыган кеше буларак, мин моңа каршы. 

“Татар” сүзен алып ташлагач ук татарныкы булудан туктый ул кафедра. 

Татар теле һәм әдәбияты факультетын бетереп, әллә нинди исемнәр кушып оптимизация ясап бетерделәр дә, хәзер татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү минимумга калды. Моны да татар журналистикасын бетерү итеп кабул итәм. Милләтне бетерүгә әзерләү. Татар журналисты сүзен әйтә алмый икән, димәк, милләтнең дә сүзе юк дигән сүз. Татар матбугатының фикере – ул милләтнең фикере.

Нәрсәдер эшләү өчен шул ук кафедрадагы кешеләрнең битараф булмавы кирәк. Ә алар бүген битараф! Алар – безне укыткан һәм бүген дә сүзләренә колак салырдай кешеләр. “Әйдәгез, кафедраны саклап калыйк”, – дип редакцияләргә шалтыратып чыгарга күп вакыт кирәкми. Без бөтенебез тотынабыз икән, бөтен журналистлар җыелышып берләшеп барып эшли алган булыр идек. Ләкин берәм-берәм кычкырып йөрүнең бернинди файдасы юк. Әгәр Васил абый “алай да ярар инде” дип тормаса, үзе үк безне берләштерү ягын караса, файдалы булыр иде, нәрсәдер эшләп булыр иде. Мин шулай эшләр идем. Ә хәзер карап торам, коллегалар – журналистлар арасында дуслык-татулык юк, шуңа ниндидер журналист кына оештырса, ул барып чыкмаячак. Анда нәкъ менә остазның оештыруы кирәк!

Вахит Имамов: "Татар халкы йоклый – кемдер килеп коткарыр кебек"

Язучы, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов

- Сталин әмере белән ачылган татар факультетын ябып куйдылар, 140 ел буе эшләгән педагогик институтны яптылар. Алабуга, Чаллы институты ябылды. Бөек Ватан сугышына хәтле безнең бөтен Россия территориясендә татар укытучыларын әзерли торган Чиләбе, Бәләбәй, Свердловск, Семипалатинск, Оренбург һ.б. дистәләрчә техникумнарны япкан кебек, бер-бер артлы татар мохитен, мәдәни учакларын бетерү бара. Без рустан кала иң зур милләт. Башка төрки милләтләр безгә карап тора. 

Татар кафедрасының 1887 елда татар мәдрәсәләрендә рус телен укытасылары килә башлагач, бу руслаштыруга илтә торган чара булуын аңлап, йөзләрчә мәдрәсә укуын туктаткан.

Бөтенесе куркак хәзер, күләгәдә качып көтә. Уңышка ирешә башласак, “мин дә герой булып кыюланырмын” дип тора. Төлке яисә көзән күрше тавыгын бетерде, минекенә тимәс дип тору дөрес түгел. Татар халкы үзе йоклый – кемдер килеп коткарыр кебек. Юк! Алар киләчәк буыннар алдында җавап тотарга кирәген оныталар. Барысы йомгак кебек чорналган. Татар журналистикасы факультеты кушылуы да шул сәбәпләргә бәйле. Берәү Сабан туена чыгып, җырлап-биеп, йөз грамм салып яисә сыра эчеп үзен исән-сау санамасын. Баласы татарча бии, Тукайның “Туган тел”ен сөйли белми икән, димәк, ул үз телен сата, бабасын сата. Аның өчен бабасы кан койган, ә ул сата аны.

Татар факультеты ябылганда да сүз әйтүче булмады. “Мин доктор наук” дип йөрергә 1100 фән докторы, 12 мең фән кандидатлары бар. Ник берсе дәшмәде? Тоталар да “язучылар ник дәшми” дип утыралар. Ә ник галимнәр дәшми? Язучылар 300 штук кына, фактта - утыз. Ә галимнәр күпме?! Ә пенсиядәге галимнәр күпме? Митингта сөйләгән өчен муенын өзмиләр, эштән кумыйлар. Кичә “галим мин” дип күкрәк киерде, бүген күләгәдә качып ята. Бездә 12 мең мәдәният хезмәткәре, 70 мең мәгариф хезмәткәре. Бер генә мәктәп директоры, укытучының митингка килгәне, “Мәдәни җомга”га “бастырчы, зинһар”, дип, мәкаләсен китергәне булмады. Акча алып кына, эшкә барып кайтучы гына булып чыга ул, җаны-тәне белән теле өчен янып йөрмәгән.

Айсылу Галиева: "Барысы татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны бирмәүдән килә"

Берничә ел элек татар журналистикасы кафедрасында укыткан журналист Айсылу Галиева:

- Белүемчә, кафедра бетерелә. Ләкин ТНВ каналы өч баланы грант буенча ала.Алар бөтен фәннәрне русча гына укый алмый, шул ук журналистика теориясен татарча гына укырга тиеш булачак. 

Татар журналистикасы 2007 елдан ук бетә башлады, чөнки БДИ русча гына. 

Татар журналистикасына килгән балалар рус теленнән имтихан бирә. Анысы ярар, бөтен җирдә кабул ителгән, ләкин аларның ни өчен татар әдәбияты урынына рус әдәбияты буенча имтихан бирүен аңламыйм. Татар һәм рус журналистикасына керер өчен имтиханнар - рус теле, җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан тапшырыла. Татарча укый торган балаларны бу имтиханнар куркытты. Рус мәктәпләрендә укыган балалар имтиханнарын биреп чыга, ә аларның татар телен белү дәрәҗәсе начар. 

Кафедрадан китсәм дә, студентлар белән анда берничә ел эшләдем һәм телне белү дәрәҗәсен чамалыйм. Имтиханнарда да “можно я по-русски расскажу” дип әйтүчеләр булды. Соңгы елларда татарча яза белми торган балалар килә башлады. Барысы татар теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарны бирмәүдән килә.

"Киңәшләшергә кирәк"

ТНВ генераль директоры Илшат Әминов һәм ВГТРК җитәкчесе урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов татар журналистикасы берләшүе турында бездән беренче тапкыр ишетүләре турында әйттеләр. Икесе дә шәрехләмәләр бирер өчен “тулырак информация җыярга кирәк” дип белдерделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100