Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиягә повестка алудан качып йөргән Азнакай егетен хөкем итәләр

Ул берничә ел дәвамында военкоматның повесткасын алмаган.

news_top_970_100
Армиягә повестка алудан качып йөргән Азнакай егетен хөкем итәләр

Татарстанда 22 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Азнакай районында яшәүче егет берничә ел дәвамында повестка алудан баш тарткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2019-2021 елларда бу егет повестка алудан баш тарта, медицина тикшеренүе узу һәм хәрби хезмәтне үтәү урынына бару өчен хәрби комиссариатка килми.

22 яшьлек егет гаебен таныган. Гаепләү карары расланган җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100