Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиягә дип киткән егетне бер фермерга сатканнар һәм 20 ел кол итеп тотканнар

Егетне вокзалда кыйнаганнар һәм ул документларын югалткан, акчасы да булмаган.

news_top_970_100
Армиягә дип киткән егетне бер фермерга сатканнар һәм 20 ел кол итеп тотканнар
https://pixabay.com

Ярославль өлкәсенең Гаврилов-Ямский районындагы Горе-Князь авылында туып-үскән 44 яшьлек Алексей Котовның фаҗигале язмышы турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Ярославль өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Михаил Евраев та бу вакыйганы коточкыч дип атаган. Алексей Котов 20 ел коллыкта булган, хәзер аны тапканнар һәм Казахстан полициясе коткарган. Бу турыда түрә инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

Алексей Котов контракт буенча хезмәт итәргә дип армиягә китә һәм 1998 елда Казахстаннан кайтырга тиеш була. 1999 елның февралендә аның туганнарына хат килә. Хатта әйтелгәнчә, Котовны кыйнаганнар һәм ул госпитальдә ята. Аннары элемтә өзелә.

Төбәктә кеше хокуклары буенча вәкил Сергей Бабуркин Котовның гаиләсе белән аралашкан. Шунда ачыкланганча, 1998 елда Алексейны вокзалда кыйнаганнар, аннары бер фермерга биреп җибәргәннәр. Алексейның акчасы булмый, документлары да югала, ул кайта алмый. 

Депутат Дмитрий Соколов хәзер Казахстанга киткән. Ул Алексейның үзен яхшы хис итүен әйткән. Аңа хәзер төрлечә ярдәм итәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр социаль челтәрләргә мониторинг ясаганда, Караганда өлкәсенең криминаль полиция департаменты 20 еллык коллыктан котылырга ярдәм сорап язучы Алексей Котовны күреп ала. Полиция белешмә тикшерә, Котовны коткара һәм җинаятьчеләрне җәзага тарта, диелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100