news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Армиягә бармас өчен Вьетнамда качып яткан Татарстан егетен хөкем итәләр

Әлмәттә яшәүче егеткә 14 тапкыр повестка тапшыралар.

news_top
Армиягә бармас өчен Вьетнамда качып яткан Татарстан егетен хөкем итәләр

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Әлмәт шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул «хәрби хезмәткә барудан качу» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның октябреннән 2021 елның 15 июленә кадәр бу егет Россия Хәрби көчләренә хезмәткә чакырылырга тиеш була. Ләкин егет армиягә чакыру белән бәйле чаралар өчен хәрби комиссариатка системалы рәвештә килмичә кала. Озак вакытлар буена Вьетнамда һәм Екатеринбург шәһәрендә яши, бу турыда хәрби комиссариат хезмәткәрләренә хәбәр итми.

Әлмәттә булган чакта бу егеткә 14 тапкыр повестка тапшыралар. Ул хәрби комиссариатка медицина тикшеренүенә килергә тиеш була, тик бу таләпне дә үтәми.

Гаепләнүче егет хәзер гаебен таный. Аңа беркая да чыгып китмәү турында имза куйдырганнар. Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар