news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Армиягә алырга ярый, әмма эчәр өчен әле яше җитмәгән: алкогольне 18 яше тулганнарга сатмаска уйлыйлар

Армиягә алырга ярый, әмма эчәр өчен әле яше җитмәгән: алкогольне 18 яше тулганнарга сатмаска уйлыйлар

news_top
Армиягә алырга ярый, әмма эчәр өчен әле яше җитмәгән: алкогольне 18 яше тулганнарга сатмаска уйлыйлар

Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь сату яшен арттыру турында закон проекты әзерләгән. Анда алкоголь сатуны 21 яшьтән рөхсәт итү күз алдында тотыла. Бу хакта министр Вероника Сквроцова хәбәр итте дип яза Коммерсантъ басмасы.

“Без бу законны кертә алабыз, безнең барысы да әзер”, - диде Вероника Скворцова.

Вице-премьер Татаьяна Голикова алкоголь сату яшен арттыру тәмәке һәм алкоголь куллануны киметәчәк дигән иде. Ноябрь аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь сатуны 21 яшьтән рөхсәт итү буенча төзәтмәләр эшли башлады. Соңрак бу төзәтмәләрнең градусы 16,5тан югары булган алкоголь өчен икәне билгеле булды. 

Хәзерге вакытта алкоголь 18 яше тулганнарга сатыла. 21 яше тулганнар Дәүләт Думасына һәм җирле органнарга сайлана ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар