Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиягә алынган егетнең барган поезд вагоныннан төшеп имгәнү очрагын тикшерүне хәрби комиссар үз контроленә алды

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин “Татар-информ” агентлыгына барган поездтан ыргытылган призывникка кагылышлы тикшерелүне үз контроленә алуын белдерде.

news_top_970_100
Армиягә алынган егетнең барган поезд вагоныннан төшеп имгәнү очрагын тикшерүне хәрби комиссар үз контроленә алды

4 июньдә хәрби комиссариатка Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егеткә кагылышлы инцидент турында мәгълүмат килә.  Беренче мәгълүматлар буенча, Уссурийск станциясенә барган хәрби эшелоннан ул үзе сикереп төшкән.

Хәзер ул егет Чита шәһәре сырхауханәсендә, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Татарстан военкомы һәр көнне госпиталь җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, призывникның хәлен белешеп тора диелә.

Байкал арты крае мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, “Зона права” хокук саклау оешмасы да егетнең хәле белән даими кызыксына, аның әнисенә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә.

Әни кеше 18 яшьлек улын армиягә май азагында озаткан. Ул Приморск крае Уссурийск шәһәрендә хезмәт итәргә тиеш була. 5 июньдә исә аның янына хәрби комиссариат хезмәткәрләре килә һәм егетнең поезддан сикереп төшеп имгәнүен һәм Чита хәрби госпиталенең реанимация бүлегендә ятуын әйтәләр.

Әни кеше әйтүенчә, аның улы армиягә үз теләге белән китә, шул сәбәпле ул улының поезддан сикерүенә ышанмый. “Улым миңа 3 июньдә шалтыратты һәм вагондагыларның үзе белән сөйләшми башлауларын әйтте. Ул башка призывникларның прапорщик белән сөйләшкәндә “командада бер кеше артык” дип пышылдап әйткәннәрен ишеткән. Минем улымның күңеле төшенке иде”, - ди ана.

6 июньдә призывникның әнисе Казан гарнизоны прокуратурасына гариза яза, ул вагонда булган башка егетләрдән сорау алырга кирәк дип саный. Әни кеше фикеренчә, аның улын вагоннан ыргытканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100