Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиядә кулга алулар итә: «Патриот» директоры Ахмедов һәм генерал Шестеров тоткарланды

news_top_970_100
Армиядә кулга алулар итә: «Патриот» директоры Ахмедов һәм генерал Шестеров тоткарланды

Армиядә тоткарлаулар дәвам итә. Мәскәү өлкәсендәге Оборона министрлыгы карамагындагы «Патриот» паркы директоры полковник Вячеслав Ахмедов һәм Оборона министрлыгының инновацион үсеш буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары генерал-майор Владимир Шестеров кулга алынды. Алар икесе дә дәүләт акчасын урлауда гаепләнә.

Кулга алганга кадәр хокук органнары паркка тентү белән килгән булган. Паркта «Армия-2024» дип аталган форум башланырга тиеш иде. Бу чара өчен финансларны 2 тапкыр кыскартканнар.

Ахмедов алдашып акча үзләштерүдә гаепләнә. Ул, Шестеров белән бергә, «Патриот» паркына эшчәнлек алып бару, күргәзмәләр оештыру өчен бирелгән акчаларны урлаган, дип шикләнелә, дип яза РБК.

ТАСС язуынча, сүз 40 миллион миллион сум акча турында бара.

Сүз уңаеннан «Патриот» паркын Оборона министрының элеккеге урынбасары Тимур Иванов төзетте. Ул 2015 елда ачылды, аның мәйданы 3,5 гектар. Анда хәрби көчләр храмы, музейлар, кунакханә, тарихи вакыйгалар реконструкциясе, «партизан авылы» бар.

Генерал Шестеров

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2024
    Исемсез
    Бирәннәр. Корсаклары борыннарына җиткән инде дәүләт акчасына ашап. Алар кебекләр бөтен оешма тулы.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100