Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиядә булмаган һәм 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен хәрби җыеннар булачакмы?

news_top_970_100
Армиядә булмаган һәм 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен хәрби җыеннар булачакмы?
"Татар-информ" архивы

Армиядә хезмәт итмәгән һәм 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен хәрби җыеннар (сборы) уздыру турында хәбәр социаль челтәрләрдә һәм матбугат чараларында таралган иде.

Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты башлыгы Андрей Картаполов РБК сайтына әйткәнчә, «хезмәт итмәгән һәм 30 яшьтән өлкәнрәк Россия кешеләре өчен хәрби җыеннар оештыру турында мәгълүмат чынбарлык белән бәйле түгел». 

Моңа кадәр Дәүләт Думасының Саклану буенча комитеты әгъзасы Виктор Соболев шундый перспектива турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, армиягә чакыру (призыв) яшен арттырганнан соң, 30 яшьтән өлкәнрәкләрне хәрби җыеннарга җибәрәчәкләр һәм алар хәрби-хисап белгечлеге алачак.

«Бу – Виктор Иванович Соболевның хыяллары, алар чынбарлык белән берничек тә бәйләнмәгән», – дигән Картаполов.

Россия Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу моңа кадәр хәрби хезмәткә чакыру яшен этаплап арттырырга тәкъдим итте, Россия Президенты Владимир Путин бу тәкъдимне хуплады, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100