Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиядән качкан егетне унбиш елдан соң тотканнар

Евгенийга хәзер 35 яшь, ул яшь чагында хәрби частьтан качып киткән булган.

news_top_970_100
Армиядән качкан егетне унбиш елдан соң тотканнар
Илнар Төхбәтов

Хәрби частьтан качып киткән дезертирны тикшерүчеләр унбиш елдан соң тапкан. 2004 елның декабрендә Магадан шәһәреннән килгән солдат Евгений Южанин Төмәндәге хәрби частьны ташлап чыгып китә. Шуннан соң ул унбиш елга югала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Евгений бу вакытта Урал Федераль округында яши. Ул вакытлыча эшләрдә эшли, туганнары исә егетнең язмышы турында берни белми.

Россия Тикшерү комитетының Төмән гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлеге мәгълүматы буенча, дезертирның анасы һәм туган апасы Евгенийның язмышы турында тикшерүчедән генә белеп ала. Алар югалган туганнарын күрү өчен Липецк шәһәреннән Төмәнгә килә.

Әгәр аның армиядән качуының сәбәбе «катлаулы шартлар аркасында» булуы исбатланса, 35 яшьлек Евгенийны җинаять җаваплылыгына тартмаулары да ихтимал. Катлаулы шартлар дигәндә якын туганы үлеме, яки аны даими тәрбияләп тору таләп ителү, солдатның сәламәтлеге бик начарлану, хезмәттәшләре арасында уставта каралмаган мөнәсәбәтләр булу яки башка тормыш очраклары булырга мөмкин. 2020 ел азагында Евгенийга карата җинаять эшен туктаталар.

Ләкин ул хәрби частьтан качып киткән бердәнбер солдат түгел. Хәзер тагын өч кешене эзлиләр. Алар — армиядән 1992 һәм 1996 елларда качып киткән Геннадий Кирша, Аркадий Белоногов һәм Нуркали Габдуллинов. Нуркали чит кеше йортына керүдә, талауда, көчләүдә, үтерү белән янап, ялган күрсәтмә бирү таләп итүдә гаепләнә.

Качкын солдатлар үзләре бирелсә, аларга карата җәзаны йомшартулары да ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100